Пользователь с логином guzaliya027 не найден.
Моңлы халыкның илһамлы баласы

Республика Татарстан, Тукаевский район

МБОУ "Яна Булякская ООШ"

Учитель русского языка и литературы

Сабирова Гузалия Азхатовна

Моңлы халыкның илһамлы баласы

(Илһам Шакировка 75 яшь тулуга багышланган кичә)

Кичәнең максаты: Авылыбызның күренекле шәхесләренең

тормыш юлын өйрәнү; эстетик тәрбия

бирү, өлкәннәргә хөрмәт, туган авылым

белән горурлык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: И.Шакиров башкаруында җырлар, китаплар

күргәзмәсе, газета материаллары, микрофон

“ Бөтен иҗат гомерем татарны татар

итеп калдыруга, аның милли тойгыларын

уятуга багышланып үтте…”

Укытучы:

Илһам Шакиров.

Татар җырчылык тарихында үзенә аерым эз һәм мәктәп тудыра алган җырчыларыбыз, баксаң, күп түгел. Шулар арасында халыкта аеруча зур мәхәббәт һәм дан казанганы, әлбәттә, Илһам Шакиров.

Илһам…

Бөтен татар дөньясының горурлыгына әверелгән бу исемне һәр тарафта яратып телгә алалар. Халкыбызның моң иясе булып танылган Илһам Шакиров үзе исән чакта ук рухи асылыбызны чагылдыручы зат булды, җыр дөньясының олпат улы була белде.

Халык аны зурлады, әмма ул эреләнмәде, тәкәбберләнмәде, масаймады, байлык артыннан кумады, сарайлар салмады. Аның алтын сарайлары — халык күңелендә.

Җырчының нәсел-нәсәбе, шәҗәрәсе белән кызыксынучылар күп . Без сезне Илһам Шакировның ата-бабалары эзеннән аның туган якларына сәяхәткә чакырабыз.

1 нче укучы

Таулык авылы… Илһам Шакировның ата-бабалары яшәгән авыл. Әтисе Гыйльметдин абзый да шушы авылда туып үскән, шушында “башлы-күзле” булган. Илһамның апалары да шушы авылда туганнар.1927 нче елны Гыйльметдин абзый башка авылдашлары белән бергә Яңа Бүләк авылына күчеп утыра. Менә шушы авылда Илһам Шакиров туган. Яңа Бүләк авылы дөньяга Илһам Шакировны бүләк иткән.

- (“Яңа Бүләк” җыры яңгырый.Мидхәт Миншин сүзләре, Фәрит Хатипов көе)

Ул борынгы авыл түгел. Аңа нибары XX гасырда гына, төгәл әйтсәк, 1927-1928 нче елларда гын нигез салына. Килеп утыручылар барысы да диярлек Таулык авылыныкылар, дөрес, алар янына Бистебаш авылыннан да берничә гаилә килеп төпләнә. Җырчының әтисе Гыйльметдин абзый , әлеге авылны нигезләгән авылдашларының үтенүе буенча, бу авылга 1927 нче елның ахырында гаиләсе белән күченеп килә.

Шәхес культы чорында ил өстен томалаган кара болытлар Яңа Бүләкне дә читләтеп үтми. Ун еллык та тарихы булмаган Яңа Бүләк авылында да халык дошманнарын, кулакларны эзләү башлана. “Шундыйларның берсе”- авыл тимерчесе, Илһам Шакировның әтисе Гыйльметдин Шакиров кулга алына һәм төрмәгә озатыла… Әтисен кулга алганда, Илһамга бит әле ике яшь ярым гына узып барган була. Әмма тормышта аңа әтисен гел искәртеп торалар. “Әтиең артыннан китәсең киләме?” дип яныйлар иде”, ди Илһам бер әңгәмәсендә.

Гыйльметдин абзый өендә 1937 елның 8 нче октябрендә тентү үткәрәләр һәм шул ук көнне аны кулга алалар.

Гыйльметдин Шакировны нәрсәдә гаепләгәннәр соң? Моны 1938 елның 8 июнендә Минзәлә шәһәрендә булган Татарстан АССР Верховный судының махсус коллегиясе сессиясенең ябык хөкем утырышында чыгарылган хөкем карарыннан ачык белергә мөмкин. Гаепләнүче Гыйльметдин Шакиров, совет властена дошманнарча карап, янәсе, эзлекле рәвештә контрреволюцион , советка, колхозга каршы, троцкийчыларны яклап, агитация алып барган. Мәсәлән, 1937 елның февраленда колхозчыларның клубта узган җыелышында ул тагын әнә шундый агитация ясаган. Кыр эшләре чорында техниканы ватык калдырып ремонтлаган, ягъни корткычлык эшләгән.

Әлбәттә , бу “җинаятьләрен” ул кире каккан. Әмма суд шаһитләр авызыннан әлеге җинаятьләрне раслата. Шулай итеп, Гыйльметдин Шакиров 8 елга төрмәгә ябыла һәм әле тагын 3 елга сайлау хокукларыннан мәхрүм ителә. Әлбәттә, Гыйльметдин Шакиров РСФСР Верховный Судына кассация шикаяте яза. Әмма кассация шикаяте канәгатьләндерелми. Ниһаять, РСФСР Верховный Суды Президиумы 1972 елның 22 ноябрендә Гыйльметдин Шакировка 1938 елның 8 июнендәге хөкем карарын юкка чыгара, шулай итеп, җырчының әтисе аклана.

Гыйльметдин Шакиров, ата-бабаларының гомер уртасын гына узып барганда,1940 елның 4 мартында 5 нче хезмәт белән төзәтү колониясендә (ИТК-%), 50 яше туларга 2 ай кала, якты дөньядан китеп бара.

2 нче укучы

Алты баланы үстерү хатыны Нуриәсма өстенә кала. Әлбәттә, ишле гаиләне туендыру, балаларның өстен бөтен тоту җиңел булмагандыр. Нуриәсма апаның барлык балаларында да, оныкларында да табигать биргән илаһилык бар.Әмма ана җанындагы моң күбрәк төпчек улы Илһамга бирелгән икән. Моңа инде бөтен татар дөньясы шаһит.

Гыйльметдиннең өлкән баласы Имаметдин Бөек Ватан сугышында катнаша. 1943 елның февралендә яу кырында һәлак була. Калган балаларына да 1418 тәүлеккә сузылган сугышның бөтен авырлыгы төшә.Олы кызы Гыйльмисафа да, төпчек кызы Зәйнәп тә Дүртмунча авылына кияүгә чыгып, тормыш коралар.Уртанчы кызы Гөлсем Теләнче Тамак авылының Касыйм исемле егете белән тормыш кора. Уртанчы уллары Кыям Яңа Бүләк авылында яши. Шәрләрәмә кызы Рәзинә белән тормыш корып, бер кыз, өч ул үстерделәр.

(“Сарман” көе)

3 нче укучы

Туган як моңнары.

Җырларда җырланган Сарман якларында бер авыл бар. Исеме- Яңа Бүләк. Менә шушы авылның бер йортында Гыйльметдин белән Нуриәсма тормыш корып җибәргәннәр. Гыйльметдин алтын куллы кеше булган.: алачыкта тимер бөккән, чалгы-пычак, балта-көрәк ясаган. Нуриәсма урак урган, ындыр суккан, төн йокыларын калдырып, бала баккан. Тормыш иптәшенә ул 5 бала бүләк иткән. 1936 елның 15 февралендә бу гаиләдә төпчек бала булып, алтынчы сабый дөньяга килә, аңа Илһам дип исем кушалар.

Илһам бала чакның үз шатлыгын тоеп үсә. Кышын таудан чана шуа. Яз җиткәч, күктә тургай сайравын, урманда сандугач моңын тыңлый. Җәен каз бәбкәләре саклый, су коена. Кошлар сайравы , яфраклар шавы белән тулы урманнарга кереп, җыр җырлый.

…1941 ел. Сугыш! Бу коточкыч хәбәр көне- сәгате белән Яңа Бүләк авылына да килеп җитә. Килеп тә җитә, арыслан йөрәкле ир-егетләрне суырып та ала.

Нуриәсма апа да , балаларын җитәкләгән көе, олы улы Имамны сугышка озата. Аталары урынына калган Имамны югалту- Нуриәсма апаның балалары өчен дә тирән кайгы була.

Көннәр үтә, айлар үтә. Фронттан торле хәбәрләр килә. 42 генә йорты Яңа Бүләк авылына да ничәмә кешенең үлү хәбәре килә. Хәбәрсез югалганнары да байтак була. әмма әниләрнең, апалырның моңа ышанасы килми. Йөрәк түрендә өмет чаткылары сүнеп бетми әле.

(“Герман көе” И.Шакиров язмасында тыңлана )

4 нче укучы

Җыр –күңелгә юаныч.

Борынгылар шулай дигәннәр. Шатлыкны җыр белән уртаклашу, кайгы-хәсрәтне җыр белән басу халыкның күркәм бер сыйфаты. Илһамны мәктәптә дә кичәләрдә җырлаталар иде. Ә бер тапкыр ул клубта җырлады. Клубта чыршы бәйрәме уздыралар иде, карарга бөтен авыл җыелган. Беренче класста гына укыса да, Илһамның җырлавын ишеткәннәре бар иде инде. Соңыннан иптәш малайлары килеп: “Син җырлаганда, әниләр елап утырды”, дип әйттеләр. Илһамга уңайсыз булып китте, әниләрне елатып әйбәт эшләмәгәндер төсле тоелды. Кем белә, бәлки, аналар сугыштагыларны юксынып елаганнардыр,бәлки, Илһамны кызганыптыр.

…Дәһшәтле сугыш еллары да үтеп китте. Авыл халкы җиң сызганып эшкә кереште.Мәктәп балаларына да эш җитәрлек. Бәрәңге утырту, чүп утау, печән җыю, көлтә ташу, кырда кар тоту — боларның күбесен балалар башкарды.Өйдә дә эш муеннан. Йортта ир-ат булмагач, барлык авыр эш Кыям абыйсы белән Илһамга тошә. Ә бит әле укыйсы да бар. Авыл мәктәбен тәмамлагач, Илһам 12 чакрым ераклыктагы Теләнче Тамакка йөреп, урта мәктәптә укыды.

.

Яшьтән үк бик зиһенле Илһам укуны яратты. Физика белән математика аңа бик ошый, спортка һәвәслеге зур, мәктәптә уздырылган чаңгы ярышларында беренче урынны ала килде.

Җырлары күп инде хәзер Илһамның. Теләнче Тамакта укый башлаганнан бирле әллә никадәр җыр өйрәнде ул. Анда радио бар, һәр кичне Казаннан концерт бирәләр. Аларның авылларында да хәзер сугыш вакытындагы кебек түгел инде, анда да радио керттеләр. Кайткан саен рәхәтләнеп ял концерты тыңлый. Лөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова, Рәшит Ваһапов лар җырлый. Нинди бәхетле кешеләр, шулар кебек чын җырчы булсаң иде ул! Кайвакытта мәктәптә: “Безнең Илһам да алардан ким җырламый”,- дигән булалар. “Илһам, сиңа артистлыкка укырга укырга кирәк, җырчы булырга”, - диючеләр дә булды. Аны малайлар гына түгел, ә укытучы апалары да әйтә. Казанда консерваториягә яки музыка училищесына кереп укырга мөмкин, диләр.

Мәктәп елларының соңгы кышы да үтеп китә. Кулда- аттестат. Кая барырга, кем булырга? Илһам Алабуганы сайлый, пединститутка барып, имтихан тотып кайта. Укытучы булу — мактаулы эш. Алабуга дәүләт педагогия институтында “халык дошманы” малаена “2” ле куялар. Әмма күңел тартканы — җыр бит әле. Илһам күп уйлап тормый, җыена да Казанга чыгып китә.

(“Казан сөлгесе”җыры И.Шакиров язмасында тыңлана )

5 нче укучы

Музыка училищесының кабул итү комиссиясенә керә- кая ул, якын да җибәрмиләр. Имтиханнар беткән, укулар башланырга тора. Шулай да училищеның директорына кереп карарга була.

Директор Ильяс Әүхәдиев та башта өметле сүз әйтми, әмма егетнең китәргә теләмәвен күреп, җырлатып карый һәм… махсус комиссия җыйный. Менә, ниһаять, Илһам алдында җыр сәнгате үзенең ишекләрен ачып җибәрә.

1954 ел. Көз. Елдагыча игеннәр җыелган, эшнең азайган чагы. Кешеләр җыр тыңларга радиоалгычлар янына җыйналганнар. Казаннан яшь башкаручылар концерты бара.

Кара урман шаулый,

Йөрәкләр ярсый,

Йөрәкләр ярсый

Тоткын җәнлектәй…

(“Кара урман” көе)

Моңа кадәр барлык ашкынуын, барлык ярсуын эчендә саклап торганмоң диңгезе ярларыннан бәреп чыктымыни!

Тукта, кем җырлый соң? Диктор таныштыра: Казан музыка училищесының беренче курс студенты Илһам Шакиров.Илһам! Кара нинди матур, мәгънәле исем…

Икенче җыр — “Сарман”. Шушы ике җырда тирән мәгънә бар. Сарман якларыныңсаф һавасын сулап,чишмә суларын эчеп үскәнегет үз халкынатуган җиренең сәламен тапшыра.

Халык яңа җырчыны бик тиз күреп ала. Халыкның ихтирамын җырчы да сизеп алды., ул училищеда тырышып, күңел куеп укыды. Моңарчы музыка грамотасының нәрсә икәнен дә белмәгән авыл малаена башта бик кыен иде. Әмма җырга, музыкага булган мәхәббәте кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итте.

Училищеның 1 нче курсын тәмамлагач, ул Казан дәүләт консерваториясенә күчте. Педагоглар, музыка белгечләре композиторлар кулы астында Илһам профессиональ музыка серләрен ачты, башкару осталыгының нечкәлекләренә төшенде, фортепьянода уйнарга өйрәнде. Консерваториядә аның композитор Мансур Мозаффаров белән чын иҗади дуслыгы башланды. Соңга тоба Мансур ага Илһам өчен махсус җырлар язды.

Ул елларда Илһам башкарган “Хуш, авылым”, “Умырзая”, “Кара урман аша”, “Көзге ачы җилләрдә” җырлары тыңлаучының игътибарын җәлеп итте. Һәвәскәр композитор Әкрам Даутовның “Әниемә хат” җыры Илһам башкаруында бик тиз халыклашты.

Казан сәхнәләрендә җырлаган студент егетне халык яратып, үз итеп каршылады.

Казанда укудан,Илһам авылдашларын да онытмый. Каникул вакытларында ялга кайткач, аларны үзенең яңа җырлары белән шатландырып тора.

(“Идел буе каеннары” Әхмәт Ерикәй сүзләре)

1 нче укучы

Халык артисты.

1960 елны консерватория тәмамлап, И.Шакиров Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә эшкә керә. Әле студент елларында ук исеме Татарстан чикләреннән шактый еракларга таралган җырчының көр тавышы Союз киңлекләрен биләде. Гастрольләр башланды. Советлар Союзында Илһам концерт биргән шәһәрләрне искә төшерү — илебездәге барлык зур шәһәрләрне санап чыгу булыр иде.

1964 нче елны, сәхнәдә җырлый башлавына дүрт ел узганнан соң, аңа Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелде.

Илһам җырларының халыкка тәэсир итү көченең тагын бер ягына тукталып үтми булмый. Моңа кадәр Татарстаннан читтә яшәп, үз ана телен, культурасын, сәнгатен оныта башлаган татар егетләре һәм кызлары Илһам тавышын ишетеп, үз милли культуралары турындауйлана башлыйлар, ул гына да түгел, алар моңарчы күрергә туры килмәгән икенче бер матурлыкны күрәләр.

Илһам чит илләрдән Финляндиядә булды. 1968 елның көзендә Татарстан сәнгать осталарының кечкенә бер группасы Хельсинкида уңышлы чыгыш ясый, хәтта дәүләт башлыгы Урхо Кекконенның да игътибарын җәлеп итә. Президент аларны үзенә чакырып, дусларча сөйләшеп утыралар.

Шулай итеп, Илһам Шакировның исеме, аның моңлы һәм дәртле җырлары көннән — көн зуррак аудитория яулый бара.1969 елны Татарстан АССР Верховный Советы И.Шакировка халык артисты дигән зур исем биреп, аның иҗатын югары бәяләде.

2 нче укучы

Илһам Шакиров иҗатының формалашуында, гомумән аның филармониядә эшләү дәверендәге иҗатында ике төп сызыкны билгеләп үтәргә мөмкин булыр иде : татар халык җырлары һәм эстрада җырлары. Вакыт ягыннан Илһам өчен беренчесе элегрәк туган булса да, бу ике сызык һич тә бер- берсен сызып ташламый, бер- берсенә комачауламый. Киресенчә, алар бергә үрелеп баралар. Халыкның рухи идеалларын бөтен җаны белән тоя белгән һәм шуларны йөрәгенең иң нечкә хисләре аша ачып бирә алган артист кына халык күңеленә кереп урнаша ала. И.Шакиров — шундый артист.

Менә шуңа күрә дә аңа концерт — башкару өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен 1970 елда - Татарстан АССРның төзелүенә 50 ел тулган юбилей елында — Габдулла Тукай исемендәге Республика премиясе бирелде.

3 нче укучы

Россия Мәдәният министрлыгы , Чайковский исемендәге Ватан музыкаль сәнгатен үстерү фонды ике елга бер тапкыр музыка, хореография сәнгатендә зур уңышларга иреәкән сәнгать әһелләренә “Алтын Аполлон” премиясентапшыра. 2000 нче елны 28 апрелендә Мәскәүдә “Алтын Аполлон” лауреатларын бүләкләү тантанасы булып узды. Танылган скрипкачы , джаз музыкасы остасы Давид Голощекин , педагог- хореограф, балерина Людмила Сахаровалар белән беррәттән татар җырының шаһы — Илһам ага Шакировка да бу дәрәҗәле бүләк тапшырылу нур өстенә нур булды.Йолдызлар кичәсендә И.Шакиров белән белән бергә танылган баянчы Кирам Сатиев та катнашып, татар халык җырларын музыка белән бизәде. Әлеге тантанадан кайткан Илһам агадан тәэсирләре белән бүлешүне сорагач, ул болай диде:

Татарлардан мин Россиядә беренче лауреат, һичшиксез, күңелдә горурлык хисе бар. Татар сәнгате бөтен Россия күләмендә танылып, үзенең лаеклы бәясен алырга тиеш…

Бер укучы башкаруында Гәрәй Рәхимнең “Юллаучы” шигыре укыла.

Гәрәй Рәхим “Юллаучы”

Алар безнең, яңа бу заманның,

Иң алдынгы сәнгать батыры-

Шигърияттә Тукай,

Музыкада Сәйдәш,

Сәхнәләрдә Илһам Шакиров.

Син аларны, син аларны тыңла,

Ваклыклардан әгәр ялыксаң.

Яшәүләре бик тә гади, тыйнак,

Сәнгатьләре бөек, халыкчан.

Болгар-йорттан, Идел-йорттан килгән

Әманәтләр әле сау монда.

Ватандарлык, илгә тугры булу

Горур яңгырый алар моңында.

Алар моңы безнең иң-иң татлы,

Нечкә хисләр булып агыла.

Безнең рухны илтә бара алар

Алга, яңа чорлар ягына.

Чорлар белән чорлар арасында

Мосафирлар алар,юлаучы…

Сәхнә…

Җырны кайнар алкыш белән

Халык кат-кат ала чакырып,-

Тукай сүзе, Сәйдәш музыкасы,

Юллаучысы — Илһам Шакиров.

Укытучы: Шулай да безнең якның табигате сихри моң көченә иядер. Алай булмаса, бер төбәктән шул кадәр талантлар чыгар идеме соң… Гөлшат Зәйнашева, Зөһрә Сәхәбиева. Болар әле халык арасында киң таралган шәхесләр. Ә авылда калып, үз бәхетләрен җиргә бәйләгәннәре күпме әле. Бүген без сезне аларның кайберләре белән генә таныштырдык. Ә бит алар безнең якта бик күп.

Әй дусларым, минем туганнарым,

Кайгылардан сезне ничек йолыйм?!

Онытыгыз бөтен кайгыларны,

Сезнең өчен мин җырлыйм.

( Илһам Шакировның «Мәңгелеккә китеп барам» җыры яңгырый)

Комментарии пользователей /1/
Наши услуги



Мир учителя © 2014–. Политика конфиденциальности