Татарстан, г. Менделеевск
МС(К)ОШ VIII вида
учитель татарского языка
Газимова Р.С.
Максат:
Җиһазлау: дәреслек “Татар теле” 3сыйныф( Р.З.Хәйдәрова); ИКТ; Ф.А.Ганиев аңлатмалы сүзлеге; милли костюм рәсемнәре;
Дәрес барышы
1.Оештыру өлеше.(Уңай психологик халәт тудыру )
Укытучы: Хәерле көн, балалар!
Укучылар: Хәерле иртә сиңа,
Хәерле иртә миңа.
Хәерлә иртә безгә,
Хәерле иртә сезгә!
Дежур укучы белән әңгәмә.
Көтелгән җавап: Бүген мин дежур. Чәршәмбе көн. Бүген 5 декабрь…
2. Белемнәрне актуальләштерү:
Тыңла һәм әйт:
а) Бу сүздә ничә иҗек? Шәһәр, әни, тел, Менделеев.
б) Сүзләргә МИНЕМ, СИНЕҢ, АНЫҢ алмашлыкларын кушып сүзтезмә төзергә: ӘНИ, ШӘҺӘР, АВЫЛ
Слайд № 1
в) Логик рәттәге кайсы сүз артык?
- Әлмәт, Чулман, Яр Чаллы, Казан, Түбән Кама.
(укучы аңлатма бирә: Әлмәт, Яр Чаллы, Казан, Түбән Кама — шәһәрләр; Чулман — елга исеме)
г) Анаграмма: сүзләрне дөрес укырга. Слайд №2
3. Өй эшен тикшерү: Экранда милли костюмнар күрсәтелә. Укучылар рус, татар, керәшен киемнәре турында язган хикәяләрен укыйлар. Слайд № 3,4,5
(Өй эше индивидуаль бирелде: көчле укучы - хикәя яза, уртача укучы — җөмлә төзергә тиеш, йомшак укучы — костюм рәсемен ясый).
Әңгәмә: “Син кем?, Син нинди милләт вәкиле?”
(Көтелгән җавап - “ Мин — укучы кыз. Исемем … . Мин — мари кызы”)
4. Сүзлек эше: Милләт-
Туган тел-
Слайд №6
Сүзлек сүзләрне кулланып укучылар җөмлә төзиләр. (укучы җавабы)
5. Дәреслек белән эш: Укытучы “Әби белән бабушка” шигырен укый;
- шигырьне пышылдап уку,
- шигырьне чылбырлы уку.
6. Күзләр зарядкасы. Слайд №7
7. Сайланма уку: - Әбиләр нәрсә эшлиләр?
- Алар нәрсәләр пешерәләр?
8. Шигырьдән КЕМ? соравына җавап биргән сүзләрне сайлап язарга һәм күплек санга куеп укырга:
Карчык — карчыклар, әби - әбиләр, дус — дуслар
9. Тәрҗемә эше: Милләт исемнәрен тәрҗемә итәргә. Слайд №8
10. Динамик пауза.
11. Грамматик эш. Дәреслектәге 2 нче күнегүне үрнәк буенча язарга һәм тәрҗемә итеп укырга.
(Ул — Азат. Аның туган теле — татар теле. Ул татарча сөйләшә.
Ул — Сергей. Аның туган теле - ............... . Ул ............ сөйләшә.)
Инд. эш. Йомшакукучы карточка белән эшли.
12. Диалог төзү: укучы-укучы. ( Сорауларга уңай җавап бирергә)
Әбиләр нинди милләттән?
Алар нинди телдә сөйләшәләр?
Әби белән бабушка дуслармы, юкмы?
13. Сүзлек диктанты: Татар, дуслар, туган тел, милләт, әбиләр, Татарстан, руслар, дәүләт, марилар.
Искәрмә: Сүзләрне иҗекләп язарга.
Инд. эш. Йомшак укучылар карточкадагы сүзләрне иҗекләп язарга тиешләр. Слайд № 9
14. “Әби белән бабушка” шигырен укучылар укыйлар.
15. Өй эше индивидуаль бирелә:
а) Көчле укучыларга шигырьне ятларга.
б) Йомшак укучылар шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнергә тиешләр.
16. Йомгаклау ( билге кую, нәтиҗә ясау)