Татарстан, Бавлинский район
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Поповская СОШ"
Учитель татарского языка и литературы
Миннулина Алсу Басыровна
Максат.Бәйләнешле сөйләм һәм язма телен үстерү,исем ясагыч кушымчалар белән таныштыру, аларны куллана белү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү.
Җиһазлау.Дәреслек,слайдлар, карточкалар, рәсемнәр,домино уены өчен язылган сүзләр.
Дәрес барышы.
I.Оештыру өлеше.
II.Актуальләштерү.
Укытучы.Яңа теманы өйрәнүгә керешкәнче, алдагы дәресләрдә алган белемнәрне искә төшереп, ребус чишеп алабыз.
1 слайд — ребус
- Укучылар нинди сүз килеп чыкты?
- Исем
- Дөрес
2 слайд — Исем
- Нәрсә ул исем?( исемнең кагыйдәсен әйтәләр)
- Исем ничек төрләнә?(зат-сан ,килешләр белән)
III. Яңа белемнәр үзләштерү.
3 слайд
Җыр — җырчы
Баян — баянчы
Матур — матурлык
Сыйныф — сыйныфташ
Юл — юлдаш
(тәрҗемә итәләр)
- Шушы сүзләргә карап нәрсә әйтә аласыз?
- С помощью окончаний –чы, -лык, -таш, -даш образовались новые слова.
- Дөрес
IV. Дәреснең темасын һәм максатын әйтү.
4 слайд
Исем ясагыч кушымчалар
-чы/-че
-лык/-лек
-даш/-дәш
-таш/-тәш
- Хәзер балалар үзебезнең справочникка язып куябыз.
V.Күнекмәләр эшләү.
5 слайд
1.Рәсемнәр буенча сорауларга җавап бирегез.
Нәрсә? Нәрсәләр? Кем?
Балык балыклар балыкчы
Гармун гармуннар гармунчы
Итек итекләр итекче
( рәсемнәре) (рәсемнәре) (рәсемнәре)
6 слайд
(җаваплары слайдта чыга)
Балык Балыклар Балыкчы
Гармун Гармуннар Гармунчы
Итек Итекләр Итекче
- Чы/че кушымчалары һөнәр исемнәре ясыйлар.
- Нинди һәнәр исемнәре беләсез?
(Чылбыр буенча әйтәләр )Тегүче,сатучы, төзүче, пешекче һ.б.
2. Дәреслек белән эш. 1 күнегү.(тактага икешәр сүз чыгып язалар)
Каен — каенлык, җыр — җырчы, тәрбия — тәрбияче, юл — юлдаш, таш — ташчы, сыйныф — сыйныфташ.
3. Ял итү. “Домино” уены уйнау.( тактага чыгып сүзләрне куялар)
Сәламәтлек/певец җырчы/садовник/ бакчачы/воспитатель
тәрбияче/очки һ.б.
4. Мөстәкыйль эш.
7слайд
Тиешле исем ясагыч кушымчалар куегыз һәм тәрҗемә итегез.
Сәламәт
Бакча
Дәрес
Нефть
Юл
Күз
8 слайд
( эшләрен тикшерәләр)
Сәламәтлек
Бакчачы
Дәреслек
Нефтьче
Юлдаш
Күзлек
( 4 укучы карточкалар белән эшли, калган укучылар шушы сүзләр
белән җөмләләр төзи)
VI.Ныгыту
9 слайд
Тиешле сүзләрне туры китереп күчереп языгыз.
Минем бабам...... сыйныфташ
.......урман карый бакчачы
Женя минем………. күзлек
Әбием ........кия урманчы
10 слайд
Минем бабам бакчачы
Урманчы урман карый
Женя минем сыйныфташ
Әбием күзлек кия
VII.Йомгаклау
-Укучылар бүгенге дәресебездә өйрәнгәннәргә йомгак ясап үтик әле.
-Бүген безнең нинди тема иде әле?
- Нинди исем ясагыч кушымчалар беләсез?
-Алар нинди сүзләр ясыйлар?
-чы/-че кушымчалары нинди сүзләр ясыйлар?
-Исем ясагыч кушымчалар белән мисаллар китерегез.
VIII. Өй эше.
1 төркем — 7күнегү 158бит
2төркем — 8күнегү158бит