link3416 link3417 link3418 link3419 link3420 link3421 link3422 link3423 link3424 link3425 link3426 link3427 link3428 link3429 link3430 link3431 link3432 link3433 link3434 link3435 link3436 link3437 link3438 link3439 link3440 link3441 link3442 link3443 link3444 link3445 link3446 link3447 link3448 link3449 link3450 link3451 link3452 link3453 link3454 link3455 link3456 link3457 link3458 link3459 link3460 link3461 link3462 link3463 link3464 link3465 link3466 link3467 link3468 link3469 link3470 link3471 link3472 link3473 link3474 link3475 link3476 link3477 link3478 link3479 link3480 link3481 link3482 link3483 link3484 link3485 link3486 link3487 link3488 link3489 link3490 link3491 link3492 link3493 link3494 link3495 link3496 link3497 link3498 link3499 link3500 link3501 link3502 link3503 link3504 link3505 link3506 link3507 link3508 link3509 link3510 link3511 link3512 link3513 link3514 link3515 link3516 link3517 link3518 link3519 link3520 link3521 link3522 link3523 link3524 link3525 link3526 link3527 link3528 link3529 link3530 link3531 link3532 link3533 link3534 link3535 link3536 link3537
Ольга Николаевна
Должность:Редактор
Группа:Команда портала
Страна:
Регион:не указан
Разработка урока по татарской литературе в 5 классах на тему "Роберт Миңнуллин - балалар шагыйре. "Уйлап табучы" шигыре"
  • Аслямова А.Р.
  • Учитель родного (татарского) языка и литературы
  • МОБУ Гимназия №2
  • с. Бураево, Бураевский район, Республика Башкортостан, Россия

ДӘРЕС БАРЫШЫ

Хәерле көн, укучылар! Карагыз әле, нинди матур көн! Тәрәзәгә карадык –
шатландык. Бер-беребезгә карадык — елмайдык! Укучылар, күтәренке кәеф,
елмаюлар белән бүгенге көнегез генә түгел, һәр көнегез шулай башлансын!
Бүгенге эшебез матур һәм файдалы булса иде дигән нияттә дәресебезне
башлыйбыз.

Актуальләштерү.
Без үткән дәрестә без нинди темага аяк бастык?
Көтелгән җавап: Язучылар иҗатында юмор.
Нинди әдипләр белән таныштык?
Көтелгән җавап: Ләбиб Лерон, Алмаз Гыймадиев.
Яхшы, ә бүген без шул теманы дәвам итеп, “Уйлап табучы” шигыре белән
эшләрбез. Дәфтәрләрне ачып, бүгенге көнне һәм теманы язып алыгыз. Юмор
төченчәсен искә төшереп үтик.

Уку мәсәләсен чишү

1нче бирем. Экранга игътибар итик. (Шигырь чыга). Бер кат мин укып
чыгам, сез карап барыгыз, ә аннары үзегез укып чыгарсыз. Укып чыкканнан соң,
аңлашылмаган сүзләрне ачыкларбыз. (вакыт бирелә)
Кайсы сүзләр сезгә аңлашылмый? Минемчә, “уйлап табучы”, “талант”.
Сүзлек эше: Уйлап табучы сүзен карыйк.
Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә аңлатма юк, шуңа күрә баштан рус
теленә тәрҗемә, аннары рус теленең аңлатмалы сүзлегеннән мәгънәсен табабыз.
Уйлап табучы сүзе рус телендә ничек була?
• Уйлап табучы - изобретатель. Ожегов сүзлегенең онлайн версиясен
интернеттан эзләп табабыз.
(Экранга Ожегов сүзлегеннән аңлатмасы чыгарыла)
 Талант — сүзе дә шулай ук экранга чыгарыла.
2 нче бирем.
Бу шигырьнең сюжетын текстка якын итеп сөйләргә әзерләник.
Котелгән җавап: Лирик герой - малай кеше, ул уйлап табучы булырга
хыяллана, көн саен кроватьта озак уйланып ята. Гаиләсендәгеләр хәйләләп
ятма, дип тиргиләр; көләләр. Уйлап табучы чыкмаячак миннән, чөнки уйларга
комачаулыйлар, бүләләр уемнан, ди гаиләсен гаепли.
Димәк, сюжетын ачыкладык.
3 нче бирем.
Әсәрдә кемнәр катнаша? Парларда киңәшеп ачыклагыз.
Көтелгән җавап: Катнашучылар: Лирик герой - малай кеше, Аның якын
кешеләре –гаиләсе; автор, укучы. Менә алар (укытучы тактага магнит белән
ябештереп чыга)
4 нче бирем: Модельләштерүне дәвам итәр өчен, без катнашучыларның
гамәлләрен (эшләгән эшләрен) аерып алыйк. Һәрберегезнең алдында
катнашучыларның гамәлләре язылган карточкалар ята. Шуларны без тиешле
катнашучы астына ябыштырып барырга тиешбез.

Шулай итеп, укучылар, без авторның гамәленнән чыгып, шыгъри әсәрнең
идеясен ачыкладык. Автор безгә җиткерергә теләгән фикерен әйтеп бирдек.
Автор шушы вакыйганы сөйләгән булып, безне шушы малай кебек булмаска
өнди.
Без дә катнашучы бит, укучылар. Укыдык, аңладык . Һәм үзебезгә нинди
нәтиҗәләр ясый алабыз?
Көтелгән җавап:
Без: елмаябыз. Малайның ялгыш уйлавын, хыялының буш булуын күрәбез.
Әсәр белән эш ысулын аерып алу. (Экранда языла бара)
Шулай итеп, без бу әсәрне ничек өйрәндек?
1. Игътибар белән укыдык;
2. Сүзлек эше оештырдык;
3. Катнашучыларны таптык (лирик герой, гаилә, автор, укучы)
һәм модельдә күрсәттек;
4. Катнашучыларның гамәлләрен конкретлаштырдык һәм
модельдә күрсәттек.
5. Эчтәлеген — сюжетын, тема, автор фикерен ачыкладык һәм үз
мөнәсәбәтебезне белдердек.
Физкультминутка
Гөрләвекләр агалар, (утырган килеш
Күктән кояш елмая. кулларны як-якка җәяләр)
Каңгылдашып, торналар
Тезелеп үтте бая. (очу хәрәкәтләре ясыйлар)
Инешләрдә коена
Канатланып үрдәк, каз. (чумалар, йөзәләр)
Җирне яшәртеп, безгэ (кул чабалар)
Гөлләр алып килә яз.
Укучылар, без яңадан үзебезнең шигырьгә әйләнеп кайтабыз. Шушы
шигырьне кем язган?
Көтелгән җавап: Роберт Миңнуллин.
Сез аның хакында ниләр беләсез? Сез аның үзен күргәнегез бармы?
(Җаваплар тыңланыла)
(Раиль, Тимур, Алина, Азалия чыгыш ясыйлар )
Әйе ул безнең якташыбыз (Аннан соң электрон тактада мәгълүмат):
Ул бик билгеле шагыйрь. Китапларның күргәзмәсенә күз салыгыз әле. Ул
өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә күп китаплар язган затлы якташыбыз. Быел
1нче августта аңа 70 яшь тулды.
Ә хәзер сезгә сюрприз. Экранда Роберт Миңнуллин (сәлам һәм шигырь).

Китапларның күргәзмәсендә күренгәнчә, Роберт абыегыз кемнәр өчен
күбрәк язган икән?
Көтелгән җавап: Балалар өчен.
Ничек уйлыйсыз? Роберт абыегыз талантлы кешеме икән? Уйлап табучы
дип буламы аны? Ни өчен?
Көтелгән җавап: Әйе.
Укытучы сүзе: Була ала, чөнки ул бик күп хезмәт итә. Әмма нинди генә
кеше булмасын, ул - шагыйрь. Аның бик күп китаплары басылып чыкты. 100 дән
артык шигырьләренә көйләр язылган һәм алар өчен зур бүләкләр бирелгән. 1982
нче елда Муса Җәлил, 1998 нче елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт
премиясенә, Ганс Христиан Андерсен исемендәге халыкара Мактау дипломына
лаек булды. 2005 нче елда «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән
исем бирелде.
Ә хәзер, укучылар, компьютерлар артына тезелешеп утыруыгызны сорыйбыз.
(Компьютерда Кластер төзү.)
Рефлексия.
Дәресебезгә нинди нәтиҗә ясый алабыз?
 “Уйлап табучы” шигырен безнең якташыбыз Роберт Миңнуллин язган;
 Лирик герой (малай) уйлап табучы булырга хыяллана;
 Бу шигырь көн саен кроватьта озак уйланып ятуны ачыш ясаучы, уйлап
табучы дип ялгышкан малай турында язылган.
2. Дәрестәге эшчәнлеккә Үзбәя.
Укучылар, үзегезнең дәрестә ничек катнашуыгызны бәяләр өчен, татар
смайлчыкларын кулланыгыз. Әгәр дә канәгать булсагыз — шатлыклы,
булмасагыз — кайгылы смайлчыкларны күтәрегез. (Укучыларны бәһалау)
Дәресебезне тәмамлар алдыннан минем сезгә бер тәкъдимем бар: Роберт
Мөгаллим улының видеосәламенә җавап итеп, аңа да видеокотлау җибәрергә.
(Видео төшерелә)
Укучылар, дәресебезне Роберт Миңнуллин сүзләренә Резеда Әхиярова иҗат
иткән “Яратыгыз” җыры белән тәмамлыйбыз.
Өй эшләре:
1. 128нче биттәге сорауларга бирергә;
2. “Уйлап табучы” шигырен ятларга;
3. “Уйлап табучы” шигыренә иллюстрация төшерергә.

Наши услуги



Мир учителя © 2014–. Политика конфиденциальности