Тема: Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе
Максат:
1. "Сыйфат” темасына кагылышлы грамматик белемнәрне формалаштыру.
2. Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе белән танышу.
3. Бу төр сыйфатның ясалышын һәм кулланылышын күнегүләр өстендәныгыту.
4. Табышмаклар аша татар халык авыз иҗаты белән кызыксынухисеуяту.
5. Укучыларның чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләренүстерү.
6. Бу төр сыйфатны танырга, дөрес итеп ясарга һәм урынлыкулланырга өйрәтү.
Җиһазлау:дәреслек, дәрескә әзерләнгән презентацион материал, табышмаклар, карточкалар.
Дәрес барышы:
I. Оештыру
1) Уңай психологик халәт тудыру.
2) Дежур укучының рапортын тыңлап үтү.
II. Өй эшен тикшерү
Яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең исемлеген сорау.
III. Яңа тема. Мотивацион этап
1) Тактада аклы-каралы яшелчәләр рәсемнәре.
- Сезгә рәсемнәр ошыймы?
- Сез нәрсәләр үзгәртер идегез? (Төрле төсләргә буяр идек.)
Төрле төстәге акбурлар ярдәмендә укучылар яшелчә рәсемнәрен төрле төсләргә буйыйлар.
- Безнең рәсем нишләде? (Матурайды.)
- Хәзер төслелекне, матурлыкны сүзләр белән әйтеп карагыз.
Укучылар яшелчәләрнең төсләрен, формаларын әйтеп, сүзтезмәләр төзиләр.
- Сүзтезмәләр төзегәндә сезкулланган сүзләр нинди сорауга җавап бирделәр? (Нинди? - Какой? Какая? Какое?)
- Алар нәрсә белдәрә?(предметныңтөсен, формасын)
- Мондый сүз төркеме рус телендә… (имя прилагательное),ә татар телендә …(сыйфат) дип атала.
- Барыгыз да булдырдыгыз!Хәзер, әйдәгез, экранга карап, сыйфат турында әйткәннәрне кабатлап китик.
1нче слайд.
Сыйфатның татарча-русча билгеләмәсен чагыштырып уку.
Сыйфат |
Имя прилагательное |
Нинди? |
Какой?Какое?Какая? |
Предметның билгесенбелдерә |
Обозначаетпризнакпредмета |
(нинди?)алма Яшелалма Алма (нинди?) Алма яшел. |
(какое?)яблоко Зелёноеяблоко Яблоко (какое?) Яблокозелёное. |
- Сыйфат 4 дәрәҗәдә килергә мөмкин. Экрандагы кроссвордны чишсәк, без бүгенге дәрестә үтеләчәксыйфат дәрәҗәсенбелеп үтәрбез. Мин сезгә яшелчәләр турында табышмаклар әйтермен.
2нче слайд.
<!-- [if mso & !supportInlineShapes & supportFields]> SHAPE \* MERGEFORMAT
Кроссворд |
1. Үзе ачы - дәвалый.
Күзгә кереп җәфалый.
Исәнлек өчен туган, алтын кабыклы … (Суган)
2. Чәчәге агачында, алмасы тамырында. (Бәрәңге)
3. Утыра бер чүлмәк, өстенә кигән йөз күлмәк.(Кәбестә)
4. Үзе кып-кызыл, күлмәге яшел. (Карбыз)
5. Түгәрәк, тик ай түгел, сары, тик кояш түгел. (Шалкан)
6. "Алма” дисәң дә алалар, нәрсә ул, балалар? (Алма)
7. Озын, яшел-түтәлдә, сары, тозлы-кисмәктә. (Кыяр)
8. Җир астында алтын казык -без аны алдык казып. (Кишер)
Кроссворд чишү. ("Артыклык” сүзе килеп чыга.)
- Шулай итеп без бүген сыйфатның нинди дәрәҗәсен карап үтәрбез?(Артыклык дәрәҗәсен.)
- Хәзер, әйдәгез, ял итеп алыйк. Физкультминутка.
3нче слайд.
- Бирелгән таблица буенча сыйфатның артыклык дәрәҗәсе ясалышын карап үтәбез.
Сыйфат дәрәҗәсе (степень прил.) |
Ясалышы (образование) |