Илья Гашек
Должность:Системный редактор
Группа:Команда портала
Страна:Россия
Регион:Москва
Халык авыз иҗатында хезмәт темасы

Россия, Татарстан, г. Казань

МБОУ Гимназия №140

Учитель татарского языка и литературы

Мирзакреева Ф.Р.

Максат: 1. Икетеллелек шартларында халык авыз иҗатына нигезләнеп, укучыларның сүзлек байлыгын үстерү.

2.Укучыларның сәнгатьле уку күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

3. Укучыларда хезмәткә яхшы караш тәрбияләү.

Җиһазлау: мәкальләр, диалоглар язылган карточкалар.

Материал: А.Х.Нуриева, Р.Х. Ягъфәрова Татар теле дәреслеге, 5 нче класс.

Дәрес барышы:

1). Кереш сүз

Без сезнең белән бүген кызыклы гына бер илгә сәяхәткә чыгабыз. Ул “Балалар фольклоры” дип атала. Безнең әби-бабаларыбыз бик таланлы булганнар. Алар бик күп төрле җырлар, әкиятләр мәкальләр, табышмаклар, уеннар иҗат иткәннәр. Сегодня мы на уроке будем путешествовать по удивительной стране, которая называется «Детский фольклор». Народы наши по истине талантливы. Каких только песен, сказок, пословиц, игр, загадок не создали они. Радости и печали, надежды и ожидания, мечты о счастье — все отразилось в творчестве наших предков. Народ собирает и хранит произведения устного народного творчества.

Фонетик зарядка

[ә] - әби, әкият, дәрес, мәктәп

[ү] — бүген, дүрт, сүз, күз, түгәрәк

[ө] — сөт, өч, көн, өстәл

[җ] — җир, җыр, җәнлек, җәй, кәҗә

[һ] - һәм, һәйкәл, шәһәр, һәркем

[ң] - яңгыр, яңа, күңелле, аңа, чаңгы

Балалар без сезнең белән алдагы дәресләрдә “Балалар фольклоры”на караган сүзләр өйрәнгән идек. Ул сүзләр безгә бүгенге дәрескә кирәк булалар. Әйдәгез аларны искә төшерик әле:

  1. колыбельная песня — бишек җыры
  2. увлекательная игра — мавыктыргыч уен
  3. пословица — мәкаль
  4. обращение — эндәш
  5. примета - сынамыш
  6. частушка - такмак
  7. считалка - санамыш
  8. загадка - табышмак
  9. скороговорка — тизәйткеч

10. сказка - әкият

Иң беренче, әлбәттә, бишек җыры. Чөнки ул кеше тормышында зур урын алып тора. Әлли-бәлли итәр бу,

Йокыларга китәр бу,

Йоклап торгач, зур үсеп,

Мәктәпләргә китәр бу.

Әлли итәр бу бала,

Бәлли итәр бу бала,

Әткәсенә-әнкәсенә

Хезмәт итәр бу бала.

Бишек җыры баланы бишектә тирбәтеп йоклатканда көйләнә. Салмак көй кеше күңелен тынычландыра. Моны әби-бабаларыбыз да белгән. Баланы үстергәндә аның яхшы булып, эш яратып үсүен теләгәннәр.

Баю баюшки-баю,

Баю Верочку мою.

Приди котик ночевать,

Мою доченьку качать.

Я тебе-то уж коту

За работу заплачу.

Дам кусок пирога,

Дам кувшин молока.

Ты уж ешь, не кроши,

Больше котик не проси.

Сез, балалар, үзегез белмисезме, сезгә кечкенә вакытта нинди җыр җырладылар икән? (балалар җавабы)

Бала үсә, әби-бабасы, әти-әнисе белән сөйләшә, зур абый-апалары белән уйный башлый. Мавыктыргычлар ярдәмендә тормыш белән якыннан таныша. Ә мавыктыргычлар бик зур тәрбия чарасы булып торалар. Һәм безгә эшләп үсәргә ярдәм итәләр. Исегезгә төшерегез әле нинди мавыктыргычлар без өйрәндек икән.

  1. Бу бармак — бабай, әби, әти, әни, нәни бәби

Аның исеме — чәнчи.

  1. Бармак, бармак, кайда булдың?

Бу абый белән урманга бардым,

Бу абый белән кырда йөрдем,

Бу абый белән ботка пешердем,

Бу абый белән җыр җырладым.

  1. Пальчик, мальчик, где ты был?

С этим братцем в лес ходил,

С этим братцем щи варил,

С этим братцем кашу ел,

С этим братцем песни пел.

  1. Сорока, сорока, сорока где была?

Далеко. Кашу варила,

Деток кормила,

Этому дала, этому дала, этому дала, этому дала, а этому не дала.

Ты каши не варил,

Воды не носил,

Дров не рубил — тебе нет ничего.

Балалар, ә нигә аңа бернәрсә дә юк? Миңа шуны татарча әйтегез әле.

ü чөнки ботка пешермәгән

ü су алып кайтмаган

ü утын ярмаган

ü бернәрсә дә эшләмәгән

Ә хәзер мин сезгә бер мавыктыргыч әйтәм:

Карга килгән, казан аскан.

Чыпчык килгән, бәрәңге әрчегән.

Тилгән килгән, аш пешергән.

Торна килгән, аш бүлгән,

Моңа биргән, моңа биргән, моңа биргән, моңа биргән,

Ә моңа бирмәгән.

Димәк, бернәрсә дә эшләмичә, хезмәтсез генә булмый. Без сезнең белән эш, хезмәт турында күп кенә мәкальләр, әйтемнәр өйрәнгән идек. Менә мин сезгә шуларның кайберләрен бүгенге дәрескә алып килдем. Мин башын әйтәм, сез дәвам итәрсез.

  1. Кем эшләми, шул ашамый.
  2. Эше барның ашы бар.
  3. Эш кешене төзәтә, ялкаулык боза.
  4. Труд человека кормит, лень портит.
  5. Сегодняшней работы на завтра не откладывай.

Бу мәкальләр, әйтемнәр безне нәрсәгә өйрәтә? (эшкә). Дөрес, рус телендә дә, татар телендә дә мәкальләр, әйтемнәр безгә хезмәтнең, эшнең кирәклеген күрсәтәләр. Менә, “эше барның ашы бар” дибез. Икмәкне, уңышны ашаганчы, аны үстерәсе бар бит әле. Сез икмәкне кайчан чәчүләрен беләсезме? (яз көне). Икмәк, уңыш яхшы үссен өчен нәрсә кирәк икән, сез ничек уйлыйсыз?

ü кояшлы көн

ü җылы көн

ü яңгыр

Күрәсезме, икмәк, уңыш яхшы булып үссен өчен әле безнең генә хезмәт, эш җитми икән, без әле шулай итеп табигатьтән дә ярдәм сорыйбыз. Ә ярдәм сораганда без сезнең белән эндәшләр кулланабыз. Кояш чык, чык, чык,

Майлы ботка бирермен,

Майлы ботка казанда,

Әти китте базарага.

Тәти кашык алырга.

Тәти кашык сабы алтын,

Безгә кирәкми салкын.

  1. Солнышко — ведрышко

Выгляни в окошечко.

Солнышко, нарядись!

Красное, покажись.

  1. Яңгыр яу, яу,яу,

Игеннәр дә мул булсын.

Сыерлар да тук булсын.

Безгә катык, сөт булсын

Яңгыр яу, яу, яу.

  1. Дождик, дождик, веселей,

Капай, капай, не жалей

Только нас не замочи!

Зря в окошко не стучи –

Брызни в поле пуще,

Станет травка гуще.

Балалар, безнең әби-бабаларыбыз бик күзәтүчән булганнар. Еллар узу белән үзләренең тәҗрибәләрен башкаларга да өйрәткәннәр. Шулай итеп сынамышлар барлыкка килгән. Әйдәгез шуларның кайберләрен укып карыйк әле: ( 5-6 сынамыш укыла)

Димәк, бу саннар әллә кайдан уйлап чыгарылмаган, ә әби-бабаларыбыз тәҗрибәсеннән. Сынамышлар да, эндәшләр кебек үк, безне эшкә өйрәтә. Физминутка

Балалар, әйдәгез, без сезнең белән бер уен уйнап алыйк әле. Ул уен “Кап та Коп” дип атала. Безнең бу уенны уйнаганыбыз бар. Безгә 1 көлдерүче — шаян укучы кирәк. Ә аны без санамыш ярдәмендә сайлап алыйк әле:

Әлчи — бәлчи

Әни күлмәк үлчи,

Үлчи торгач җитмәде,

Кисә торгач бетмәде.

Чәүкә, чыпчык,

Син кал, бу чык.

Хәзер бөтенебез басабыз һәм хор белән:

Без, без, без идек,

Без 12 кыз идек;

Базга төштек, бал ашадык.

Келәткә кердек, май ашадык.

Бер тактага тезелдек,

Таң атканчы юк булдык,

Авызыңны яп та йом.

Балалар, әйдәгез тавышланмыйк әле. Ә хәзер тыныч кына тагын бер тапкыр уйнап алыйк. Ә көлдерүче малайны рус санамышы ярдәмендә сайлыйбыз.

На златом крыльце сидели

Царь, царевич,

Король, королевич

Сапожник, портной.

Кто ты будешь такой?

Говори поскорей,

Не задерживай добрых

И честных людей.

Менә русчалап-татарчалап такмак та әйттегез. Такмакларда җәнлекләр, хайваннар да, кешеләр шикелле ук сөйләшәләр, эшлиләр. Әйдәгез, без сезнең өйрәнгән такмакларны искә төшерик әле.

1. 2 песи суга бара,

Көянтә-чиләк асып,

2 тычкан карап кала,

Капка төбенә басып.

2. Кәҗә, кәҗә, мәкәрҗә,

Кермә минем бакчага,

Эләгерсең киртәгә,

Кундырырлар җилкәңә.

Кошка на окошке,

Рубашку шьет,

Курочка в сапожках,

Избенку метет.

Хәзер мин сезгә табышмаклар таратам. Сез шуларга җаваплар табырга тырышыгыз әле.

1). Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк.

2). Ормый, сукмый, үзе кешене елата.

3). Чәчәге агачында,

Алмасы тамырында.

4). Кечкенә генә йорт,

Эче тулы корт.

5). Җир астында алтын казык.

6). Гәүдәсе бар — җаны юк,

Үзе эшләпә кигән, башы юк.

7). Үзе кып-кызыл,

Күлмәге ямь-яшел.

8). Түгәрәк — ай түгел,

Сары — май түгел,

Койрыгы бар — тычкан түгел.

Кәбестә

сугАн

Бәрәңге

кыяр

кишер

гөмбә

кАрбыз

шалкан

Менә хәзер, әйдәгез, үзегез рус телендә нинди табышмаклар беләсез икән, бер-берегезгә әйтеп карагыз әле. ( балалар табышмаклар әйтешәләр)

Йомгаклау.

Без сезнең белән бүгенге дәрестә халык авыз иҗатында хезмәт темасын карап киттек. Киләчәктә сез дә хезмәтне, эшне яратып үсегез.

Наши услуги



Мир учителя © 2014–. Политика конфиденциальности