Россия,Республика Татарстан, г. Казань
СОШ 161
Учитель
Гибадуллина Алия Халимовна
Максат: укучыларның белем сыйфатын күтәрү, фикер йөртү сәләтен, сөйләм телен үстерү, матур язу күнекмәләрен ныгыту, минем, синең, аның алмашлыкларын танып белергә караш тәрбияләү.
Материал: дәреслек, интерактив такта, рәсемнәр.
Җиһазлау: рәсемнәр, бәяләү йолдызчыклары.
Дәрес барышы:
I. Оештыру өлеше:
Уңай психологик халәт тудыру. _
Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!
Кәефләрегез ничек?
Исәнмесез! Хәерле көн!Кәефләребез яхшы!
П. Дежур укучының рапорты .
III. Өй эшлэрен тикшерү .
IV. Белемнәрне ныгыту , актуальләштерү.
V . Яңа теманы аңлату .
1) - Укучылар без сезнең белән бүген минем, синең.аның алмашлыклары белән танышачакбыз. Башта рәсемнәргә карап китик эле:
- Бу кем?
- Бу укытучы апа.
- Ә монысы кем?
- Ул укучы.
- Бу нәрсә?
- Бу дәфтәр?
- Бу нәрсә?
- Бу каләм һ.б.
2) Әйдэгез әле, алдагы рәсемнәргә карап китик сораулар дөрес куелган микән:
- Беренчесе кем түгел, ә нәрсә дип сорарга кирәк.
- Икенчесе дөрес.
3) Алдагы рәсемдә безгә өйдә кемнәр бар икән,шуларны ачыкларга кирәк.
- Укытучы, әби, бабай, әни, бала, укучы, кыз.
4) Ә менә монда инде безгә нәрсәләр барлыгын әйтеп чыгарга кирәк:
- Бу нәрсә?
- Бу чәчәк, дәфтәр,каләм,эт, сөт, чынаяк.
Ә хәзер минем, синең, аның алмашлыклары турында сөйләшәчәкбез:
МИНЕМ
МОЙ МОЯ МОЕ
СИНЕҢ
ТВОЙ ТВОЯ ТВОЕ
АНЫҢ
ЕГО ЕЕ
3) Экраннарга карыйк эле:
- Минем үрдәгем.
- Синең китабың, песиең.
- Аның сәгате, машинасы.
VI. Физкультминутка.
-Уң кул кайда?
- Ул монда.
- Сул кул кайда?
- Ул монда.
- Куллар алда,куллар артта, куллар өстә һәм янда.
Утырабыз.
4) Спроси по татарски (татарча сора):
- У него есть дедушка?
- Ты умный ребенок?
- Он маленький?
- Твои руки грязные?
Яхшы. Ә хәзер әйдәгез бу сүзләрне кабатлап китик әле:
Китап
Дәфтәр
Әни
Малай
Алма
Әби
Бабай
Тәлинкә
Мәктәп
5)Ә хәзер күзләребезне ял иттерәбез.
Дәреслекләрне ачабыз, 44 бит, 1 нче күнегүне эшлибез.
Укучылар, рәсемдә барлыгы ничә алма бар? Ничә сары алма? Ничә кызыл алма?
VII. Йомгаклау.
Димәк, әйдәгез әле без сезнең белән тагын бер тапкыр карап китик, алмашлыкларны дөрес итеп урнаштырыйк:
Минем- мое
Синең- твое
Аның- его
VIII. Укучыларны бәяләү (укучыларның үзләренә бәя бирдерү).
Йолдызчыкларны саныйбыз.
IX. Өйгә эш. 45 бит, 3 нче күнегү (язмача).