link6912 link6913 link6914 link6915 link6916 link6917 link6918 link6919 link6920 link6921 link6922 link6923 link6924 link6925 link6926 link6927 link6928 link6929 link6930 link6931 link6932 link6933 link6934 link6935 link6936 link6937 link6938 link6939 link6940 link6941 link6942 link6943 link6944 link6945 link6946 link6947 link6948 link6949 link6950 link6951 link6952 link6953 link6954 link6955 link6956 link6957 link6958 link6959 link6960 link6961 link6962 link6963 link6964 link6965 link6966 link6967 link6968 link6969 link6970 link6971 link6972 link6973 link6974 link6975 link6976 link6977 link6978 link6979 link6980 link6981 link6982 link6983 link6984 link6985 link6986 link6987 link6988 link6989 link6990 link6991 link6992 link6993 link6994 link6995 link6996 link6997 link6998 link6999 link7000 link7001 link7002 link7003 link7004 link7005 link7006 link7007 link7008 link7009 link7010 link7011 link7012 link7013 link7014 link7015 link7016 link7017 link7018 link7019 link7020 link7021 link7022 link7023 link7024 link7025 link7026 link7027 link7028 link7029 link7030 link7031 link7032 link7033 link7034 link7035 link7036 link7037 link7038 link7039 link7040 link7041 link7042 link7043 link7044 link7045 link7046 link7047 link7048 link7049 link7050 link7051 link7052 link7053 link7054 link7055
Минзифа Шарифуллина Суфьяновна
Должность:Воспитатель по обучению детей татарскому языку
Группа:Посетители
Страна:россия
Регион:Татарстан. Азнакаевский район п.г.т Актюбинский
Сценарий Новогоднего праздника "Яңа ел маҗаралары"

( мәктәпкәчә әзерлек татар төркеме балалары өчен)

Катнашучылар: Алып баручы, Кар кызы, Кыш бабай, Батыр,Убырлы, куяннар.

Яңа ел көе яңгырый, балалар залга керәләр hәм түгәрәккә басалар.

Алып баручы:

Урманнан безгә бәйрәмгә
Ямь-яшел чыршы килгән.
Яңа елны каршыларга
Матур күлмәген кигән.
1 бала:
Исәнме, чыршы, исәнме,
Яңа ел килеп җитте.
Күңелле чыршы бәйрәмен
Без бик сагынып көттек.
2 бала:
Күрегез бу чыршыны.
Чыршының да чып-чыны.
Нинди төз, матур, биек
Тора түшәмгә тиеп.
3 бала:
Бүлмәдә чыршы агачы,
Ул яшелдән киенгән.
Чыршы да урманнан безгә
Бәйрәм итәргә килгән.

Балалар ( шигырь сөйлиләр)

1 Нинди матур безнең чыршы!
Җем-җем килеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,
Котлы булсын Яңа ел!
2. Урманнан безгә бәйрәмгә
Ямь — яшел чыршы килгән,
Яңа елны каршыларга
Матур күлмәген кигән.
3 .Исәнме, чыршы, исәнме!
Яңа ел килеп җитте.
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.
4. Әйдә, бергә биеп алыйк
Әйдә, бергә уйнашыйк.
Бизәкле чыршы янында
Гөрлик, көлик, җырлашыйк.

5. Күрегез бу чыршыны,
Чыршының да чып — чыны!
Нинди төз, матур, биек,
Тора түшәмгә тиеп.
6. Ботак саен утлар яна
Йолдыз балкый очында

Матур чыршы горур басып
Тора зал уртасында.
Алып баручы:
Нидер җитми бит, чыршыга
Карагызчы, балалар!
Белдем, белдем, утлар янмый,
Нигә янмый соң алар?
Бәйрәмебез гади түгел,
Зур шатлыклар бәйрәме.
Чыршы балкып торыр иде.
(бергңлңп)
Чыршы, чыршы кабынчы
Утларыңны яндырчы

( сүзләрдән соң утлар кабына)

Алып баручы . Әйдәгез җыр җырлап алыйк чыршы турында (балалар түгәрәк буенча җыр җырлап йөриләр)
Җыр “ Яшел чыршы(җырдан соң балалар урындыкларга утыралар. Куян булып киенгән балалар чыршы янына чыгалар шигырь сөйлиләр)
1Куян
Куяннарга Кыш бабакай

Ак туннар бүләк итте
Урман юлын акка бизәп,
Ак карлар сибеп китте.
Алып баручы:Балалар, карагыз әле бу куянкайларны. Алар безгә ерак урманнан кунакка килгәннәр.Ә ерак серле урманда хәзер хәлләр ничек икән, әйдәгез, бергәләп карыйк әле!
“ Куяннар биюе” башкарыла
Алып баручы:Урманның кунаклары бәйрәмгә дип килгәннәр, кар кызының ак эзләрен күргәннәр.
( Кар кызы ишектән килеп керә)
Кар кызы:Исәнмесез нәни дусларым!
Исәнмесез, кунаклар! Мин - Кар кызы, кардан ясыйм йолдызлар, каплыйм җирне кар белән. Дусларым, кар бөртекләрем, чыгыгыз, әйләнеп алыгыз( кызлар түгәрәккә басалар hәм бию башкаралар
“Кар бөртекләре биюе” башкарыла.
2 куян
Кыш бабайның ак капчыгын
Явыз Убырлы алган
Үзе, балалардан куркып,

Карлы урманга качкан.
Кар кызы:Кыш бабабыз борчылгандыр, нишлибез инде дуслар?
( балалардан сорый, шул вакыт Батыр залга керә)
Батыр: Әй балалар, нәрсә булды?
3 куян
Явыз Убырлы Кыш бабайның

Ап — ак капчыгын алган.
Яңа елда нәни дуслар
Күчтәнәчсез калган.
Батыр:
Ул явыз Убырлыны
Мин дә бүген бер дә күрмәдем.
Әйдәгез бергә эзлик.
( Барысы бергә эзлиләр. Убырлы чыршы астында ята)
Батыр: Юньсез карак йоклап ята, уятыйк әле аны ( балаларга карлы йомгак бирә, балалар ата башлыйлар, бу уенга ата — аналар да кушылырга мөмкин)
“Карлы йомгак уены” уйнала
Убырлы ( уянып): Нинди шау — шу, нинди чыр — чу? Ник мине уяттыгыз?( балалар урындыкларга утыралар)
Батыр: Кайда безнең бүләк — капчык? (аягы белән идәнгә суга)
Убырлы: Яшереп куйдым( куркып китеп). Ярар, дуслар, ачуланмагыз, юри генә алдаштым, хәзер, хәзер алып киләм.
( Убырлы китә. Кар кызы, Батыр чыршы артына китәләр. Капчыгын күтәреп Убырлы керә) Убырлы: Ха — ха — ха… Ышандылар, ышан
дылар! (кулларын уып сикереп йөри, чыршы астына утыра да капчыктагы конфетларны ашый, аннары капчыкны чыршы астындагы кар астына яшереп чыгып китә.)
( Чыршы артыннан Кар кызы hәм Батыр чыгалар)
Кар кызы: Балалар, Кыш бабай әле килмәдеме?
(Юк). Әйдәгез, аны чакырыйк. Вакыт бит инде.
Балалар: Кыш бабай! Кыш бабай! Кыш бабай!
(Кыш бабай керә)
Кыш бабай:
Исәнмесез, балалар,
Исәнмесез, кунаклар.
Яңа ел котлы булсын,
Бәхетләр алып килсен. (баш ия)
Кар кызы.
Ак сакаллы, ак күңелле
Бабам белән без
Җир өстенә аклык — пакьлек
Алып киләбез.
Яңа ел белән сезне,
Яңа бәхетләр белән!
Кыш бабай:
Кар бураннар туздырып,
Барыгызны туңдырып,
Ерак юллар үттем мин,
Сезгә килеп җиттем мин.
Алып баручы:
Хуш киләсең, Кыш бабай,
Әйдә тизрәк уз, бабай.
Балалар сезне көтте,
Тагын бер яшькә үсте.
Кыш бабай:
Исәнмесез, балалар
Исәнмесез, кунаклар
Яңа ел котлы булсын!
Бәхетләр алып килсен.

Кыш бабай (Кар кызына сөйләп): Кызым, онытмадыммы, барсын да чакырдыммы?
Кар кызы (кул селтәп): Булды, бабакай, булды, барысы да килде инде.
Кыш бабай:
Шулай дисеңме, кызым
Кызым минем, йолдызым.
Ягез, бер биеп алыйк
Ягез, бер җырлап алыйк.
(Балалар түгәрәккә басып җырлыйлар)
“Кыш бабай” җыры
(Кыш бабай уртада биеп тора. Җырдан соң балалар урыннарына утырала)
Алып баручы
: Хәзер әйдәгез уйнап алыйк. Кыш бабай белән Кар кызы ярышып күрсәтсеннәр әле. Кайсы тизрәк чыршы янында урын алыр икән, аннары балалар уйнар.
“ Кем тизрәк” уены уйнала. (Төрле бию көйләре яңгырый.)
Кыш бабай: Уф — уф арыдым, утырып торыйм әле.
Кар кызы:
Син утыр , балалар сиңа шигырь cөйләрләр
(Кыш бабай утыра балалар берәм — берәм чыгып шигырь сөйлиләр)
1 Нинди матур безнең чыршы!
Җем-җем килеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,
Котлы булсын Яңа ел!
2 Урманнан безгә бәйрәмгә
Ямь — яшел чыршы килгән,
Яңа елны каршыларга
Матур күлмәген кигән.
3 Исәнме, чыршы, исәнме!
Яңа ел килеп җитте.
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.
4 Әйдә, бергә биеп алыйк
Әйдә, бергә уйнашыйк.
Бизәкле чыршы янында
Гөрлик, көлик, җырлашыйк.
5 Күрегез бу чыршыны,
Чыршының да чып — чыны!
Нинди төз, матур, биек,
Тора түшәмгә тиеп.
6 Ботак саен утлар яна
Йолдыз балкый очында

Матур чыршы горур басып
Тора зал уртасында.
Кыш бабай: Менә рәхмәт балалар! Матур сөйләдегез.
Алып баручы: Әйдәгез җыр да җырлап алыйк.
“Кыш җитте” җыры башкарыла
(Җыр беткәндә Кыш бабай йоклап китә.)
Алып баручы: Кыш бабай!
Кыш бабай! Безнең балалар җырлап бетерделәр. Ник дәшми икән? ( балаларга карап). Ай — hай — hай, Кыш бабаебыз йоклап киткән бит. Ничек уятабыз инде үзен? Әллә уйнап алабызмы?
Балалар: Әйе!
Балалар кул чабалар, тыпырдыйлар)
Кыш бабай: ( К.б. уянып китә)Кем миңа йокларга бирми икән дип торам, сез икән. Ярар,бер биеп күрсәтегез инде.
(Балалар биюе)
Кыш бабай: Рәхмәт,биюегез бик күңелле булды.
Кар кызы: Кыш бабай, әллә син дә биеп күрсәтәсеңме?
(
Кыш бабай бии аңа Кар кызы да кушыла)
Алып баручы: Бик матур биедегез Кыш бабай
Кыш бабай Ярый, балалар, мин сезне күрдем, сезнең белән биедем, җырларыгызны тыңладым, уеннар уйнадым, кайтыр вакыт та җиткәндер( китәргә җыена)
Алып баручы Кыш бабай, балаларга бүләкләр бирергә оныттың бит.
Кыш бабай:
Ай минем тишек башым!
Бөтенләй онытканмын,
Капчыгымны кайдадыр
Югалтып калдырганмын!(
эзләнә)
Кар кызы:
Бабай, әйдә чакырыйк,
Булышырга батырны.

(Музыкага елый — елый, Убырлы керә, артыннан Батыр керә)
Батыр: Ә — ә — ә… менә сиңа шул кирәк.
Убырлы: Зинhар өчен, помогите! Яңадан начарлык эшләмәм! И җүләр баш та инде мин! (елый)
Батыр Булышырбыз, без сиңа тимәбез, әгәр әйтсәң кайда куйдың Кыш бабайның капчыгын?
Убырлы:Мин бит аны монда калдырып киттем, әнә бит алар шунда ята.
Батыр: Әйдә күрсәт.
Убырлы: Хәзер,хәзер ( Убырлы бүләкләрне табып бирә). Минем дә сезнең кебек бәйрәм итәсе килә. Кыш бабай алыгыз мине дә бәйрәмгә.
Кыш бабай:Бүтән начарлык эшләмәссеңме?
Убырлы: Юк, Кыш бабай.
Кыш бабай:
Менә дусларым сезгә
Яңа ел бүләкләре.
Матур, рәхәт яшәгез,
Шул минем теләкләрем. (булэклэр тарата)
Көтеп алган очрашулар
Тиз генә үтеп китте
Инде хәзер саубуллашып
Китәр вакытлар җитте.
Күңел тынычлыгы телим,
Яңа елда һәркемгә
Бәхет, шатлык, сәламәтлек
Юлдаш булсын гомергә!
Кар кызы.
Бәйрәм үтте, ә Яңа ел
Һәрбер өйгә киләчәк
Яхшы булсын, имин булсын
Матур булсын киләчәк.
Кыш Бабай:
Рәхмәт әйтик чыршыбызга,
Матур бәйрәме өчен.
Рәхмәт әйтик кунакларга
Килеп караган өчен.
Яңа елга яңа юлдан,
Нык басып бердәм керик.
Иң изге ,саф теләкләрне
Бер-беребезгә телик.
Алып баручы:
Яңа бәхет, зур уңышлар
Алып килсен Яңа ел.
Шатлык белән үтсен һәр көне,
Котлы булсын, Яңа ел!

(Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы саубуллашып чыгып китәләр.
Алып баручы: Менә бәйрәмебез дә ахырына якынлашты, сезгә исәнлек, саулык, бәхет телим, сау булыгыз.

Бәйрәм тәмамлана.

Наши услуги



Мир учителя © 2014–. Политика конфиденциальности