Габдулла Тукайның иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә
(ата-аналар, тәрбиячеләр, төрле яшьтәге балалар катнашуында)
Кичә үткәреләсе зал түрендә Г.Тукай портреты. “И туган тел, и матур тел, әткәм - әнкәмнең теле!”, “Родной язык — святой язык, отца и матери язык…” — дигән плакатлар язылган, гөлләр куелган.
“Тукай иҗатына сәяхәт” дигән темага балалар ясаган иллюстрацияләр эленгән, китап күрәзмәсе оештырылган.
Магнитофон тасмасында "Туган тел" көе яңгырый. Балалар кушылалар.
Алып баручы: Нинди таныш моңлы көй бу?
Тукай җыры "Туган тел".
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе "Туган тел".
- Салкын кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Иң зур бәйрәм — республикабызның башкаласы Казан шәһәрендә була. Ул күп меңләгән халык катнашында шигырь бәйрәме итеп үткәрелә.
-
"Тукай көне" Мөдәррис Әгъзәмов сүзләре.
Алып баручы: Г.Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, нибары 8 ел иҗат иткән. Шулай булса да, ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган.
Шагыйрьнең туган ягы - инешле, чокырлы, урманлы Казан арты. Бу якларда зур елгалар да, болыннар да, биек таулар да, кыялар да юк. Казан артының төп матурлыгы аның калын урманнарында, тыйнак кына челтерәп аккан чишмәләрендә, зур булмаган түгәрәк күлләрендә, инешләрендә.
Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл - "Кырлай" диләр,
Җырлаганда көй өчен, "тавыклары җырлай", диләр.
Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем;
Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.
Ул авылның, һич онытмыйм, һәр ягы урман иде;
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде…
2 бала: Иң матур җир кайда? дисез,
Билгеле, Кырлай җире.
Барча әкият геройлары
Кырлайда туган инде.
"Су анасы","Шүрәлеләр"
Ел да җыела бире.
Җыелмас иде, Кырлай шул
Аларның туган җире.
(Шомлы көй астында агач түмәре тотып Шүрәле керә.)
Шүрәле: Ай кысты, кысты, кысты. Бармакларым минем, матурларым минем. Ай-яй, авырта бит. Авырта. Ничек түзим, кысты-ы-ы-ы.
Алып баручы: Тукта, кычкырма әле, Шүрәле, шулкадәр. балаларны куркытасың бит. Аңлатып бир, ник "бүрәнә" күтәреп йөрисең? Кем кысты? Нәрсәне кысты?
Шүрәле: Бармакларымны кысты-ы-ы-ы. Былтыр кысты-ы-ы-ы.
Алып баручы: Соң Шүрәлекәй, былтыр кысканга нигә соң быел гына кычкырырга уйладың?
(Шүрәле елый, сыкрый)
Алып баручы: Балалар, бик кызганыч бит, ярдәм итик Шүрәлегә.
(Балалар бүрәнәне бер кырыйга алып куярга ярдәм итәләр)
Шурәле: Ай-һай, бармакларым минем, матурларым минем, авырталар бит. Рәхмәт сезгә, балалар. Ярдәм иттегез.
Алып баручы: Балалар,әйдәгез әле Шүрәле белән, бармаклары авыртуын онытсын өчен, бер уйнап алыйк.
"Шүрәле" уены, мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән
Балалар: Без йөрибез әйләнеп, син уртада, Шүрәле,
Син нишләсәң, ни кылансаң,
Без кыланырбыз шулай.
Шүрәле: Бер болай, бер болай,
Я, кыланыгыз шулай.
Балалар: Бер болай, бер болай,
Болай эшләү бик уңай.
(Шүрәле хәрәкәтләр күрсәтә, балалар кабатлыйлар)
Шүрәле: Мин сезгә бик рәхмәтле, һәрчак шулай Шүрәлегә булыгыз мәрхәмәтле.
Алып баручы: Шүрәле дус, кал безнең белән.
(Шүрәле ризалаша, утыра)
Шигырь "Ребенку", В.Микушевич тәрҗемәсендә
(Магнитофон язмасында су челтерәп аккан тавыш ишетелә)
Алып баручы: Ишетәсезме, урман ягыннан челтерәп аккан су тавышы ишетелә? Елгада чыр-чу килеп балалар су коена. Ә менә аулак, тыныч кына бер почмакта кемдер утыра. Чу, кем икән ул? Кулындагы алтын тарак кояшта ялт-йолт килә.
Су анасы: Суларга карыйм әле, чәчемне тарыйм әле.
Су көзгесенә карап, матурланып алыйм әле.
(Салмак кына көй яңгырый. Су анасы, чәчен тарап, тарагын куя, көйгә бии. Малай, йөгереп килеп, таракны алып кача.)
Су анансы: Тукта, качма, качма, и, карак,
Ник аласң, ул бит минем алтын тарак?!
Малай: Аи, куркам, куркам, миңа нихәл итәргә? (Яшеренә)
Алып баручы (Су анасына): Су анасы, ачуланма, тукта әле. Малай яңадан тимәс кеше әйберенә. Без аны Г. Тукай әкиятләре, шигырьләреаша тә