link1220 link1221 link1222 link1223 link1224 link1225 link1226 link1227 link1228 link1229 link1230 link1231 link1232 link1233 link1234 link1235 link1236 link1237 link1238 link1239 link1240 link1241 link1242 link1243 link1244 link1245 link1246 link1247 link1248 link1249 link1250 link1251 link1252 link1253 link1254 link1255 link1256 link1257 link1258 link1259 link1260 link1261 link1262 link1263 link1264 link1265 link1266 link1267 link1268 link1269 link1270 link1271 link1272 link1273 link1274 link1275 link1276 link1277 link1278 link1279 link1280 link1281 link1282 link1283 link1284 link1285 link1286 link1287 link1288 link1289 link1290 link1291 link1292 link1293 link1294 link1295 link1296 link1297 link1298 link1299 link1300 link1301 link1302 link1303 link1304 link1305 link1306 link1307 link1308 link1309 link1310 link1311 link1312 link1313 link1314 link1315 link1316 link1317 link1318 link1319 link1320 link1321 link1322 link1323 link1324 link1325 link1326 link1327 link1328 link1329 link1330 link1331 link1332 link1333 link1334 link1335 link1336 link1337 link1338 link1339 link1340 link1341
Мухаметшина Лилия Габдрашитовна
Должность:не указана
Группа:Посетители
Страна:Россия
Регион:не указан
Сыйныфтан тыш чара "Боз озату" кичәсе.

Боз озату

Залның бизәләше: үзәк стенада киң елга буйлап боз агып килүкүрене сурәтләнгән. Шунда ук басуда трактор җир сөреп йөри, тау итәгендә күпер тора. Уң якта — татар һәм крәшен авыллары, сул якта — рус авылы күренеше. Һәр авылның өйләре алдында утыргычлар. Аларда милли киемнәр кигән балалар һәм түтиләр.

Алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле туганнар! Без бүген төрки бабаларыбыздан калган, ләкин ниндидер сәбәпле юкка чыгып баручы йола бәйрәменә җыелдык. Элек елга-инешләрдә боз кузгалган көн бер олы бәйрәмгә әйлә торган булган. Елгада боз кузгалганны карарага ерак авыллардан да әби-бабайлар,яшь-җилкенчәк һәм бала-чагалар җыелган. Ташу аккан елга буйлары бәйрәм төсен хәтерләткән. Чөнки анда олыларның яшьләрнең шатланып көлүләре, өздереп гармун уйнаган тавышлары төнгә кадәр еракларга ишетелеп торган. Ә инде бер-берсенә бәрелә-бәрелә агучы бозларның яңгыравы яңарып килүче табигатькә сихри ямь өстәгән. Бәйрәмебезгә рәхим итегез!!!

1нче бала.

Инде яз җитте.

Җирдә кар эреп бетте.

Салкын буранлы көннәр

Кыш белән узып китте.

Күңелле татар көе астына Кояш керә.

Кояш. Исәнмесез,туганнарым” ямьле З җиткәнгә мин бик шат. Мин бит язның таянычы, зур көче. Елмаеп карасам. Дөнья яктыра. Алтын нурлардан күзләр камаша, табигать уяна, агачлар бөреләнә башлый, елга-күлләрдә бозлар кузгала.

Мин елмаеп карасам, сезнең күзләр чагыла.

Гөрләвекләр. Елгалар матур җырлар чыгара.

Мин елмаеп карасам, бөтен дөнья шатлана;

Бииләр дә, җыйрлыйлар да — барысы да канатлана.

3 кыз һәм 3 малай уртага чыгып җыр (“Мин кояшны яратам” Л.Хәйретдинова көе, Р.Миннуллин сүзләре) башкаралар.

Кояш. Рәхмәт, рәхмәт, мин дә сезне бик яратам, ләкин эшләрем бик күп, табигатьне уятып бетерәсем бар.

Кояш нурларын елгага җибәрә, сибә күңелле көй астына чыгып югала.

Күпер өстенә йөгереп бер малай чыга.

Малай.

Барыгызда тыңлагыз! Барыгыз да ишетегез!

Кояш нурлары белән

Елга бозын эреткән,

Боз китә, боз! Боз кузгалган!

Ул еракта күренгән авылларга кулы белән ишарәли. Чакыра. Күпер янына төрле авыллардан миллли киемнәр кигән балалар керә.

Татар кызы.

Язгы ташу башлануын

Хәбәр итеп дөньяга,

Зәңгәр бозлар агып китте.

Зәңгәр сулы дәрьяга.

Рус кызы.

Долго шла весна тайком

От ветров и стужи.

А сегодня босиком

Шлепает по лужам.

Крәшен кызы. Бозлар кузгалды. Яз җитте. Яз җитте су бырып, боз китте. Әйдәгез, дуслар, су буена, боз агуын карарга. Боз моңнарын тыңларга.

Алып баручы.

Шаулап акты гөрләвекләр

Яуды ләйсән яңгыры.

Шәһәрләрдә, авылларда

Яңгырады яз җыры.

Берничә бала “Яз җитә” җырын башкаралар.

3 малай авыллары буйлап атка атланып күкәй җыярга китә. Татар авылы күренеше янында туктыйлар.

1нче малай. Ач ишегеңне түтәй. Килдек сорарга күкәй

2нче малай. Әгәр күкәй бирмәсәләр,тавыклары сукыр булыр.

3нче малай. Әгәр күкәй бирсәләр, тавыклары көнгә өчәр күкәй салыр.

Тути. Исәнмесез, балакайларым” без сезне күптән көтәбез. Мәгез сезгә күкәйләр. Ямьле үтсен бәйрәмнәр.

Малайлар түтәйдән алган күкәйләрне кәрзингә салып, рзхмәт әйтеп, крәшен авылына юл тоталар.

1не малай. Ач ишегеңне түтәй. Килдек сорарга куас

2нче малай. Әгәр безгә куас бирмәсәләр, Ул әчеп бетәр.

3нче малай. Әгәр куас бирсәләр, Тормышлары мул булыр.

Крәшен түтие. Исәнмесез балакайларым! Куасын да бирербез, күкәен дә бирербез. Өлкәннәрне сыйлагыз!

“Атка таланган” малайлар рус авылы янына туктыйлар.

1нче малай. Ишекләрне ачыгыз. Бәйрәмгә ашыгыгыз! Боз кузгалган! Боз кузгалган!

Рус түтәе. Рәхмәт чакыруыгызга, барабыз барчабыз да!

Малайлар. Әйдәгез, көтәбез!

Төрле милләт кешеләре булып киенгән балалар, үз җырларын ңырлап, төркем-төркем булып елгага таба. Күпер янына узалар. Татар егетеләре, кызлары “Эх. Чибәр кыз икән!”, керәшен татарлары “Әйдә, әйдә” җырын. Рус кызлары “Во поле березка стояла” җырын җырлап узаларю төркемнәр булып, күпер өстенә. елга ярына басалар.

Алып баручы. Бүген бәйрәм бездә, елгабызда боз кузгалган. Әнә. Карагыз. Бозлар ага, бозлар китәләр. Кыш буена ял иткән кар, йокысыннан уянып хәрәкәткә килә дә, бушка узган вакыт артыннан куа чыккандай, бәрелә-сугыла олы елгаларга барып кушылырга омтыла.

1нче бала Бу чын яз җиткән, көннәр җылынган. Тирә-якта яшел хәтфәдәй чирәм тишелгән. Әйдәгез, яшел чирәм өстендә утырып, боз акканын карыйк, ял итик.

Крәшен түтие. Мин табышмак әйтәм, тапкырларны күрик, зирәкләрне белик. ( яз, язгы күренешләр турында 6 табышмак әйтә, тапкырлар җавап бирәләр.).

4нче бала. Мин дә табышмаклар әйтәм, тыңлагыз.

Ишегалдында таш була, өйгә керсә су була. (боз).

5нче бала. Тама-тама таш яра.(тамчы)

6нчы бала. Утта янмый, суда батмый.(боз)

Крәшен түтәе. Бигрәк зирәкләр икәнсез.

Рус түтәе.

Елга тулып боз ага

Сокланабыз без аңа.

Кояш көлә. Көн аяз

Бозга басып килә яз.

Түти. Яз безгә шатлык китерсен. Барлык мәшәкатьләр шушы бозлар белән агып китсеннәр.

Бер атар бабае килеп керә. Кулында төенчектә бодай бөртекләре.

Бабай. Исәнмесез, туганнар. Балалар! Елгада боз киткәнен ишеттем дә мин дә килдем әле. Монда кеше күп икән: барча туган-тумача, авылдашлар, күрше авыллар да ераксынмый килеп җиткәннәр. И-и крәшен туганнар да, урыс якташларыбыз да монда икән. Бәйрәмебез котлы булсын, иминлек сезгә.

(Бабай күпердән елгага ашлык бөртекләре сибә)

Илләребез, җирләребез имин булсын, гаиләләрегезгә кайгы ишек какмасын, булган борчу-хәсрәтләрегез шушы язгы сулар белән агып китсен! Балалар сәламәт,имин, игелекле булып үссен. Ә сез язгы күренешләр турында сынамышлар, әйтемнәр беләсезме, балалар?

1нче бала. Беләбез, бабакай, әйтимме? Апрель аенда яңгырлар булса ашлыклар уңар.

2нче малай. Язның бер көне ел туйдыра.

3нче малай. Язгы бозның ястык калынлыгына да ышанма.

4нче малай. Каен суы күп акса, Җәен яңгырлы булыр.

5нче малай. Язын сыерчык иртә килсә, көннәр җылы булыр.

Малай. Ә мин бабакай, туган ил турында мәкаль-әйтемнәр беләм: “Илен белмәгән – игелексез,халкын белмәгән холыксыз, нәселен белмәгән — нәселсез”. Туган илнең җире — җәннәт, суы — ширбәт.

Бабай. Рәхмәт улларым, кызларым. Туга илебезне, яшәгән җиребезне яратыгыз, саклагыз. Яшәгән җиребезнең табигате — сезнең кулларыгызда.

Саубуллашып бабай чыгып китә.

Малай. Тау башыннан. Боз китә. Бозлар ага, күрегеззз! Бирегә килегез, уеннар уйнарга-а-а-а! Йомырка тәгәрәтеп уйнарга.

Алып баручы. Йомырка — туып килүче яңа тормыш. Тереклек символы һәм ул үлән-үсемлекләрнең гайрәтен арттырырга тиеш дип фикер йөрткәннәр борынгылар. Әйдәгез чынлап та “Кемнең күкәе ераграк тәгәри” уенын уйнап алыйк әле. Татар халык уены.

Рус түтәе. Ай һай матур кызлар күп күңелләре мәрҗән күк егетләр сез чакырыгыз, кызлар йөгереп чыгыгыз.

“Чума үрдәк чума каз” татар халык уены.

Балалар парлап берсе артына берсе басалар,санамыш ярдәмендә бер бала алга чыга.

Чума үрдәк, чума каз (2 кат)

Тын һаваны яңграта, яңграта

Алсу үзенә иптәш эзли. Белмим кемне ярата

Җырның азагында ул бала үзенә ошаган иптәшен сайлап ала, аның белән бииләр башкалар кул чабалар. Алар парлашып артка басалар, ә ялгыз калган уенчы алга чыга. Уен шулай дәвам итә.

Татар түтие.

Күмәкләшеп, җыйналышып

Түгәрәктә без биик.

Әйлән-бәйлән җырлар җырлап

Бәйрәмне дәвам итик.

Рус халкының “Барыня” биюе башкарыла.

Алып баручы. Әйдәгез, бер уйнап алыйк әле.

“Яулык алыш” татар халык уены.

Уен түгәрәктә уйнала. Санамыш ярдәмендә бер баланы җыючы итеп куялар. Ул түгәрәк уртасында баса.

Талым-талым тал чыбык

Уртасында бал чыбык

Читләп-читләп кабык ташла…

Ал яулык, гөл яулык

Бир син миңа бер яулык. — дип такмаклап, үзе теләгән балалардан яулык җыя. Җыеп бетергәч, яулык хуҗаларына берәм-берәм җәза бирелә.

Алып баручы.Елга ярында шаярыштык. Уйнадык, биедек. Рус туганнарыбызның нинди күчтәнәчләре бар икән?

Рус халык җыры “Блины” (коймаклар белән сыйлыйлар)

Татар халык биюе башкарыла.

Алып баручы. Хөрмәтле туганнар! Ямьле яр буенда бозлар шаулавын тыңладык, яз килүенә күмәкләшеп шатландык…Без бит сезнең белән — шушы гүзәл табигатьнең бер кисәге. Бергәләп табигатьнең бизәкләрен — урман күлләрен, елга-инешләрен саклыйк, чиста тотыйк. Таң атып килә кебек, өйләребезгә таралышыйк.

Күмәк җыр “Яратыгыз”.

Наши услуги



Мир учителя © 2014–. Политика конфиденциальности