link2717 link2718 link2719 link2720 link2721 link2722 link2723 link2724 link2725 link2726 link2727 link2728 link2729 link2730 link2731 link2732 link2733 link2734 link2735 link2736 link2737 link2738 link2739 link2740 link2741 link2742 link2743 link2744 link2745 link2746 link2747 link2748 link2749 link2750 link2751 link2752 link2753 link2754 link2755 link2756 link2757 link2758 link2759 link2760 link2761 link2762 link2763 link2764 link2765 link2766 link2767 link2768 link2769 link2770 link2771 link2772 link2773 link2774 link2775 link2776 link2777 link2778 link2779 link2780 link2781 link2782 link2783 link2784 link2785 link2786 link2787 link2788 link2789 link2790 link2791 link2792 link2793 link2794 link2795 link2796 link2797 link2798 link2799 link2800 link2801 link2802 link2803 link2804 link2805 link2806 link2807 link2808 link2809 link2810 link2811 link2812 link2813 link2814 link2815 link2816 link2817 link2818 link2819 link2820 link2821 link2822 link2823 link2824 link2825 link2826 link2827 link2828 link2829 link2830 link2831 link2832 link2833 link2834 link2835 link2836 link2837 link2838 link2839 link2840 link2841 link2842 link2843 link2844 link2845 link2846 link2847 link2848 link2849 link2850 link2851 link2852 link2853 link2854 link2855 link2856 link2857 link2858 link2859
Мансурова Гульшат Нурулловна
Должность:учитель татарского языка
Группа:Посетители
Страна:Россия, Башкортостан, г. Стерлитамак
Регион:Башкортостан, г. Стерлитамак
Сыйфатларның ясалышы

Дәреснең темасы: Сыйфатларның ясалышы

Максат: 1) сыйфатларның ясалышы белән танышу, аларны тексттан табып, ясалыш төрләре буенча төркемнәргә өйрәнү;

2) сыйфатларны сөйләмдә кулланырга өйрәнү, үзаллы эшләү күнекмәләрен үстерү;

3) каз өмәсе йоласы белән танышу, халык йолаларына, бәйрәмнәренә кызыксыну уяту.

Җиһазлау: дәреслек: Максимов Н. В., Хәмидуллина М. З. Татар теле.- Казан: Мәгәриф, 2005; “Сыйфатларның ясалышы” терәк схемасы, ноутбук, мультимедиа проектор, карточкалар, SMART Boart интерактив тактасы, халык йолалары турында укучыларның рефератлары, рәсемнәре, индивидуаль карточкалар, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”. Өч томда, 1 том. - Казан, 1977, 452 нче бит, “Татарча-русча уку-укыту сүзлеге”. Ф.АГаниев, И.А.Абдуллин, Р.Г.Гатауллин. — М., 1992.- 388 нче бит).

Дәрес барышы

I. Оештыру моменты. Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру. Бүгенбез сыйфатларның ясалышы белән танышырбыз, аларны тексттан табып, ясалыш төрләре буенча төркемләргә, сөйләмдә кулланырга өйрәнербез һәм халкыбызның йолалары белән танышырбыз.

II. Белемнәрне актуальләштерү. Өй эшен тикшерү.

1. Үткән дәресләрдә без сыйфатлар белән таныштык. Нәрсә соң ул сыйфат? (Сыйфат сүз төркеме) Нәрсәне белдерә ул? (Сыйфат предметның билгесен белдерә) Нинди сорауларга җавап бирә? (Нинди? Кайсы? Кайдагы?) Дөрес.

2. Карагыз әле, укучылар, минем алда бер серле тартма. Анда нәрсәләр ята икәнен беләсегез киләме? (Әйе) Мин сезгә бу предметның билгеләрен генә әйтәм, ә сез аның исемен әйтерсез.

· Сары, түгәрәк, итләч, каты тышлы, күп төшле.( Кабак)

· Кызгылт-сары, озынча, очлы, каты.(Кишер)

· Яшел, түгәрәк, йомшак, татлы, өлгергәч кызара.(Помидор)

(Җавап табылгач, тартмадан алып бу әйберләр күрсәтелә бара).

Укучылар, ә мин сезгә предметларның нинди билгеләрен әйттем? (Төсен, формасын, физик сыйфатын) Сыйфат предметларның тагын нинди билгеләрен белдерә?(Күләмен, холкын, вакыт һәм урын ягыннан билгесен, икенче әйбергә бәйләнешен) Дөрес.

3. Сыйфатлар ике төргә бүленәләр: асыл һәм нисби. 84 нче күнегүне тикшереп алыйк.(Фронталь тикшерү. Һәр укучыда “асыл” һәм “нисби” дигән карточкалар, укытучы әйткән сыйфатның төрен билгеләп, дөрес карточканыкүтәрәләр.)Димәк, сыйфатлар предметларның төсен, тәмен, формасын һәм күләмен, физик сыйфатын. Кеше һәм хайваннарның холкын, вакыт һәм урын ягыннан билгесен, икенче әйбергә бәйләнешен белдерәләр; асыл һәм нисби булалар.

Слайдлар буенча йомгаклау.

III. Яңа тема. Сыйфатларның ясалышы. Тактадагы терәк схемалардагы сыйфатларны укыйк, тәрҗемә итик. Алар ясалышлары белән бер-берсеннән ничек аерыла?

Һәр җаваптан соң, ребус чишелә ясалыш төренең исеме ачыклана.

1. Яшел, түгәрәк, чибәр — тамыр сүздән генә торалар, (ребус ярдәмендә “тамыр” сүзе чишелә);

2. Көзге, ачык, эшчән — тамырга кушымча ялганып ясалган, (ребус ярдәмендә “ясалма” сүзе чишелә);

3. Бала-чагалы, ямь-яшел — ике сүз сызыкча аша язылган, (ребус ярдәмендә “парлы” сүзе чишелә);

4. Алмачуар, искиткеч — ике сүз кушылып ясалган, (ребус ярдәмендә “кушма” сүзе чишелә);

5. Иң зур, аз сүзле — берничә сүздән торалар, (ребус ярдәмендә “тезмә” сүзе чишелә);

Кайбер сүзләр тәрҗемә ителә: алмачуар — серая в яблоках (лошадь), искиткеч –удивительный, үзсүзле — упрямый һ.б.

Димәк, ясалышы буенча сыйфатлар нинди булалар? (Тамыр, ясалма, парлы, кушма, тезмә). Телдән берничә җөмлә төзелә. Дәфтәрләргә ясалыш төрләренең исемнәрен һәм берешәр мисал язып алалар.

IV. Яңа теманы ныгыту.

1. SMART Boart интерактив тактасында биремнәр эшләү: бирелгән исемнәрдән –лы, -ле кушымчалары өстәп сыйфатлар ясагыз.

(“Утилита множественного клонирования” функциясе кулланыла)

Берничә укучы тактага чыгып эшли, калганнары дәфтәрләренә сүзтезмә ясап язалар.

2. Мәкальләрнең икенче яртысын искә төшерергә (алар “фигуралар” белән капланган була), ясалма сыйфатларны табып, төзелешен аңлатыгыз

Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

Бәхетле көләр, бәхетсез елар.

Хыялсыз кеше - канатсыз кош.

Кош канаты белән, кеше эше белән көчле.

Беләкле кеше берне егар - белемле кеше - меңне.

Мәкальләрнең мәгънәләрен дә аңлатып китәргә.

3. Ял минуты. Физкультминутка.

4. Безнең мисаллар арасында эшчән (работящий) сүзе бар. Элек-электән халкыбызда кешенең эшчән кешеләрен хөрмәт иткәннәр. Яшьләрнең уңганлыгын төрле эш эшләгәндә, өмәләрдә сынап караганнар. Халкыбызда төрле өмәләр оештырганнар. Һәр өмәнең үз йоласы булган.

· Нәрсә ул йола? Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән табып әйтегез әле. (Бигеләмәсен табып укыйлар: “Йола — теге яки бу халыкның яшәешенә борыннан кереп урнашкан тормыш-көнкүреш трдицияләрен яки дини кануннарны үтәүгә бәйләнешле тәртип һәм гадәтләр”). (“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” Өч томда, 1 том. Казан, 1977, 452 нче бит).

· Өмә ничек тәрҗемә ителә? (Тәрҗемәсен табып укыйлар: “Өмә - коллективная помощь” - “Татарча-русча уку-укыту сүзлеге”. Ф.АГаниев, И.А.Абдуллин, Р.Г.Гатауллин. — М., 1992.- 388 нче бит).

Сезнең нинди өмәләр турында ишеткәнегез бар? (Печән өсте, өй салу, сугым сую, һ.б.). Көз көне нинди өмә үткәрү йоласы бар? (Каз өмәсе). Бу турыда ниләр беләсез? (Укучыларның җаваплары тыңлана)

Презентация күрсәтелә, Каз өмәсе турында өстәмә мәгълүмат бирелә, рәсемнәр, фотолар, каз канатлары, укучыларның рефератлары, рәсемнәре күрсәтелә.

· Укучыларга үзаллы эш бирелә: карточкаларда каз өмәсе турында текст, андагы алмашлыкларның төзелеш ягыннан төрләрен билгеләргә. (Эш барышында татар халык җыры “Каз канаты” тыңлатыла.)

Бирем: сыйфатларның ясалыш төрләрен билгеләгез.

Каз өмәсен эшчән яшьләребез аеруча көтеп ала торган булганнар. Безнең борынгы әби-бабаларыбыз казны бик яратканнар. Беренчедән, аның мамыгыннан йомшак мендәр, иң кабарынкы түшәк, ястыклар ясаганнар. Татар өендә мендәр затлы җиһаз булып исәпләнгән. Икенчедән, каз итеннән бик тәмле аш-су әзерләгәннәр. Тәмле-тәмле каз бәлеше, каз коймагы, каз тәбикмәге, какланган каз… дисеңме. Каз маендәвалау өчен дә кулланганнар: кышкы суыкларда бит, колак очлары өшесә, каз мае сөрткәннәр.

Шаян сүз, җыр, көлке белән аралашып, эш бик тиз барган. Кичкә кунакчыл халкыбыз туган-тумачаны, күрше-күләнне ашка чакырган.

5. Шул вакытта бер укучыга индивидуаль эш бирелә: дәреслектәге 89 нчы күнегүне тактага чыгып эшли. Сыйфатларны сыйфатланмышлары белән күчереп язарга, сыйфатларның ясалыш төрләрен билгеләргә.

V. Йомгаклау. Димәк, укучылар, бүген дәрестә без сыйфатларның ясалыш төрләрен өйрәндек. Аларның нинди төрләре була? (Укучыларның җаваплары тыңлана). (Слайдлар буенча кабатлау). Халкыбызның нинди өмәсе белән таныштык? Бу өмәнең нинди йолалары бар? (Укучыларның җаваплары тыңлана).

VI. Билгеләр кую.

VII. Өй эшен бирү. Дәреслектәге93 нче күнегүне эшләргә. Татар халкының тагын берәр йоласы, бәйрәме турында сөйләргә әзерләнергә.

Наши услуги



Мир учителя © 2014–. Политика конфиденциальности