Тимур Благодарный
Должность:Администратор
Группа:Мир учителя
Страна:Страны СНГ
Регион:не указан
27.02.2013
0
2923
0

Класстан тыш уку. Абдулла Алиш әкиятләре

Республика Татарстан, Тукаевский район, дер. Яна Буляк

 МБОУ «Яна Булякская ООШ»

Учитель начальных классов

Валиева Назиля Масбатовна


  Класстан тыш уку

Абдулла Алиш әкиятләре

 

Максат: А.Алишның тормышы һәм иҗаты белән кыскача таныштыру; аның әкиятләре буенча фикер алышу уңай һәм тискәре гадәтләрне аера белергә өйрәтү; сәнгатьле уку һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү; китап укуга кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: А.Алиш портреты, аның китапларыннан күргәзмә, “Җәлилчеләр”-җыелма китап, А.Алиш турында плакат-таблица, әкиятләренә ясалган иллюстрацияләр, пластилиннан әвәләнгән персонажлар.

 

Дәрес барышы.

1.Дәреснең темасы белән таныштыру.

2.А.Алишның тормыш юлы турында кыскача сөйләү.

- А.Алиш дөньяда аз гына яшәсә дә, үзенең гүзәл тормыш юлы, фидакарь хезмәте, кешеләрне, балаларны, гомумән, тормышны яратуы, ялкынлы хезмәт дәрте белән кешеләр күңеленә нык кереп калды.

Еллар үкән саен, ул безгә якынрак була бара. А.Алиш балалар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертте. Ул балалар өчен күп кенә хикәяләр, әкиятләр, очерклар язды. Балаларның иң яраткан язучысына әверелде. Ләкин аның иҗат эшчәнлеге иртә туктатылды.

Бөек Ватан сугышы башлангач, А.Алиш илне саклаучылар сафына басты.

Чолганышта калып, дошман кулына эләккәч тә, ул яшәүгә, җиңүгә булган өметен сүндермәде. Соңгы сулышына кадәр иленә, халкына тугрылыклы булып калды.

-Туган илем! Барлык рухым сиңа,

 Барысы – синең өчен!- дип язды ул

фашист төрмәсендә иҗат иткән “Туган илгә” исемле шигырендә.

         3.А.Алиш әкиятләре буенча эшләр:

 1) Әкиятче әби килеп керә. Ул матур сумка аскан. Сумкасында А.Алиш әкиятләре геройларының рәсемнәре.

 -Кадерле балалар,әкиятләрне сез күп укыйсыз. Менә әкиятләрдән “качкан” әйберләрнең хуҗаларын табарга булышыгызчы. әйберләрнең хуҗалары табылмаса, ул китапларны китапханә киштәләренә куеп булмый бит. (Әби балаларга киез итекләр, үрдәк, ак әтәч белән кара әтәч, ябалак баласы, песи, төлке, аю, бүре, керпе рәсемнәрен күрсәтә. Балалар югалган әйберләрнең кайсы әкиятләрдән булуын әйтәләр).

 2) Укучылар үзләре яраткан әкиятләрне сәхнәләштереп күрсәтәләр.

 - “Чукмар белән Тукмар”

  “Койрыклар”.

 3) “Сертотмас үрдәк” әкияте буенча укучыларның сөйләүләре. Һәрбер укучы үзе ясаган иллюстрация буенча сөйли. Мәсәлән, бер укучы үрдәкнең керпе белән очрашуын, икенче укучы куян белән очрашун сөйли. Шулай дәвам итә.

 4) Әкиятче әби табышмаклар әйтә. Балалар табышмакның җавабын һәм кайсы әкиятләрдә очравын әйтәләр.

 

-Сарыдыр төсе,

 Үткендер теше,

 Урманда йөри,

  Бозаулар эзли.

                         (Бүре. “Сертотмас үрдәк”, “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар” әкиятендә очрый)

 

-Башы тарак,

 Койрыгы урак,

 Кычкыртып быргысын,

 Уята барысын.

                        (Әтәч. “Чукмар белән Тукмар” әкиятеннән)

 

 -Җәен соры,

  Кышын ак.

  Аңа шулай яхшырак

                        (Куян. “Сертотмас үрдәк” әкиятеннән)

 

-Кош түгел – оча,

 Елан түгел – чага.

 Чәчкәләргә кунып,

 Татлы азык таба.

                         (Бал корты. “Бал корты һәм шөпшә”, “Нечкәбил әкиятеннән”)

 

-Үзе сабый – мыеклы,

 Йомшак мамык койрыклы.

                          (Песи баласы. “Песиләр һәм күселәр”)

         5)Әкиятләрдән өзекләр уку. Балалар кайсы әкияттән булуын әйтәләр.

         -“Икенче бервакытны куян тагын куркуга төшкән, йөрәге аның дөп-дөп итеп типкән, нәрсәдер бик нык кыштырдый икән. “Хәзер идән астыннан чыга да кыштырдый торган әйбер мине кабып йота.”- дип уйлый икән куян.”

         (“ Бикбатыр белән Биккуркак”)

         -“Чәчәкләр башлыгы бик зур ярыш үткәрергә булган. Шул турыда төрле якка хәбәр дә салган.

Кем дә кем бал салырга яхшы савыт әзерләсә ул савытта бал бер дә әчемәсә, бозылмаса, барлык чәчәктәге балны шуңа бирәчәкмен”, - дигән.

         (“Бал корты белән шөпшә”)

- “Ә шул чакта әлеге песи посып кына өй кыегы буйлап тәрәзә башына үрмәләде,  мактанчык чыпчык арты белән торганга аны күрмәде.”

         (“Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык.”)

-“Песи баласы алардан да куркып тормаган, сикереп төшкән дә күселәрнең юлын бикләргә теләгән. Мескенем, әз генә үзе ул тишеккә егылып төшмәгән: тишек шундый зур икән.”

         (“Песиләр һәм күселәр.”)

 

-“Барысы да Җирән кашканың каршында үз башларыннан үткән хәлләрне сөйләп биргәннәр, аның туры сүзен тотмауларына бик үкенгәннәр.”

         (“Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.”

-”Әниең сүзен тыңламагансың, менә шушы хәлгә калгансың, үзеңә үпкәлә, андыйларга минем агачта кунак булырга рөхсәт юк,- дип, ябалак кунаклаган ботакны селкеткән икән тиен.”

         (“Бик яхшы сабак алды ябалак.”)

-“Хәзер алар бик тату яшиләр икән, тик аларга кушылган исемнәр генә аларның электәге шуклыкларын күрсәтеп, исләренә төшереп тора икән.”

         (“Чукмар бклән Тукмар.”)

-“Кар өстеннән дә, боз өстеннән дә яланаяк йөгерә икән. Бер көн буе шулай йөгергән, икенче көнне дә шулай яланаяк йөргән; өченче көнне, аксый-аксый, әнисе янына килгән.”

         (“Куян кызы.”)

-“Мин андый усалларның берсе дә түгел, синең серләреңне белсәм дә, сиңа зарарлы эш эшләмәм. Очраган берәүгә серләреңне сөйләмә.Серең эчеңдә торса, йортың тыныч булыр.”

         (“Сертотмас үрдәк.”)

-“Аю юлда умарталыкка очраган, туйганчы бал ашаган, шуңа күрә койрык алырга да соңга калган. Шулай да бернәрсә тапкан: бер тире кисәген койрык итеп таккан.”

         (“Койрыклар.”)

6)Әкиятләрдән өзекләр укыту, калганын сөйләтү.

  • ”Куян кызы.”
  • ”Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.”
  • ”Бик яхшы сабак алды ябалак.”
  • ”Бал корты белән Шөпшә.”
  • ”Песиләр һәм күселәр.”
  • ”Бикбатыр белән Биккуркак.”

7)”Әдәби фикер” уены.

-Син нигә җылы итекләреңне салып ташладың?

-Нигә кар һәм боз өстеннән яланаяк йөгердең?

-Кайчаннан бирле киез итекләреңне бер дә салмый башладың?

4.Йомгаклау.

     Нәтиҗә:

  • “Сертотмас үрдәк” әкиятендә үрдәк барлык сүзләрне сөйләп йөрүе аркасында һәлак була. Йорттагы башка хайваннар һәм кошлар тормышын куркыныч астына куя. Уяулык, сизгерлек, серне саклый белү- зур, җаваплы эш, изге бурыч, намус эше.
  • “Бик яхшы сабак алды ябалак” исемле әкият сезгә ошадымы?Ни өчен? Ябалаклар кайда яши? Алар төнлә кая оча? Ана ябалак балаларына нәрсә ди? Шаян ябалак баласы әнисенең сүзен тыңлыймы? Тыңлаусыз ябалак нинди куркыныч хәлгә дучар була? Ул нәрсә дип сүз биргән?

Димәк, ата-ананың сүзләрен тыңларга кирәк.Әгәр тыңламасаң, бәлага дучар булырга мөмкин. Ата-ананың акыллы киңәшләре сезнең юлыгызда маяк булырга тиеш.

  • “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”әкиятендәге сыерчык һәм чыпчык турында үз фикрләрегезне әйтегез.

-Мактау һәрвакыт хур итә, тыйнак булуга ни җитә.

-А.Алиш әкиятләре безне уңай һәм тискәре гадәтләрне аера белергә, тырыш, зирәк, тыңлаучан, тыйнак, сер саклый белергә өйрәтә.

5.Өйгә эш бирү. Урман, кошлар турында хикәяләр һәм шигырьләр уку.

              6.Укучыларның белемнәрен бәяләү.

 

Скачать

abdulla-alish.doc [46 Kb] (cкачиваний: 65)

Комментарии пользователей /0/
Комментариев нет...
Информация
Посетители, находящиеся в группе Гости, не могут оставлять комментарии к данной публикации.
Наши услуги



Мы в соц. сетях

    Персональные сообщения