Редактор
Должность:Редактор
Группа:Мир учителя
Страна:Россия
Регион:Москва
06.10.2015
0
295
0

Диалогтагы репликаларның язмада бирелеше

Россия,Республика Татарстан,Азнакаевский муниципальный район,с.Какре-Елга
МБОУ "СОШ с.Какре-Елга"
Учитель татарского языка и литературы
Хайруллин А.Х.

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Метод: эзләнү (эвристик – күнегүләр эшләү, күчереп язу, биремнәр үтәү).

Җиһазлау:

  1. М. З. Зәкиев. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф”, 2010. М. З. Зәкиев.Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

2.“Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (Закон “Об образовании”  Российской Федерации).                                                                     

3. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.: 6 статья – белем алу теле ( татар теле); 7 статья – мәгарифнең дәүләт стандартлары; 10 статья –уку-укыту программалары; 32 статья – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.  

4. Татар  теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты, 2008 нче ел.  №499/09 , 4 нче март, 2009 нчы ел. Белем бирүне вакытлы дәүләт стандартын раслау турында, ТР Мәгариф  һәм фән министрлыгы.   

5. Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Кәкре-Елга урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең укытучысы Хәйруллин Айдар Хәбибулла улының 5нче сыйныф өчен татар теле буенча эш программасы.                                                                                                                                        

6. М. З. Зәкиев. Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү  мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек. Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2007.

7. Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге. - Казан: "Мәгариф", 2008.

8. Мәктәптә татар телен укыту методикасы. - Казан: Мәгариф, 2004.

9. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: "Мәгариф", 2007.

10. Харисова Ч.М. Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар. - Казан: "Мәгариф", 2006.

  1. Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.

12. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 8-9 нчы с-фларында эшләүче укытучылар өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2005.

13. "Татар теле. 5-11", "Белем.ру" ҖЧҖ, 2009.Мультимедияле ярдәмлек.

14. “Диалогтагы репликаларның язмада бирелеше” темасына презентация.

15. Дидактик материаллар, таблица.

Максат: диалогтагы репликаларның язмада бирелеше буенча белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Бурычлар:

1) диалогтагы репликаларны язмада дәрес билгеләү;

2) практик эш һәм дәрес, матур язу күнекмәләрен үстерү;

3) телгә, табигатькә, тормышка, белемгә, тарихка карата игътибар арттыру һәм хөрмәт тәрбияләү.

 

 

 

 

 

 

 

 

План-конспект

I. Актуальләштерү.

 

Үткән темалар буенча сораулар бирү:

1) Нәрсә ул диалог?

2) Диалог нәрсәләрдән тора?

3) Нәрсә ул реплика?

4) Диалогтагы репликалар ничек языла?

5) Диалогта ничә кеше катнашырга мөмкин?

6) Диалогтагы репликалар нинди җөмләләрдән тора?

7) Туры сөйләм куштырнаклар эченә кайчан алына?

8) Ялгыз очрый торган туры сөйләм яңа юлдан сызык белән генә нинди очракта языла?

 

  1. Материалны ныгыту.

 

1. Телдән диалог төзү.

2. Репликаларны куштырнаклардан арындырып язу: 21нче һәм 22нче күнегүләр (тактада һәм дәфтәрләрдә язмача эшләү).

3. Күп нокталар урынына тиешле хәрефләр һәм туры сөйләм янында тиешле тыныш билгеләрен куеп, җәяләрне ачып, текст өстендә эшләү (презентация буенча телдән һәм язмача эшләү).

4. Репликаларны куштырнаклардан арындырып язу: карточкалар буенча мөстәкыйль  эшләү (язмача эшләү).

 

  1. Өй эшен бирү.

 

Диалог төзеп килергә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дәрес барышы

 

I. Актуальләштерү.

 

Укытучы: Исәнмесез, хөрмәтле укучылар! Ничек хәлләрегез? Укуларыгыз барамы? Бүген дәрестә кемнәр юк? Барыгыз да бармы? Татар теле дәресен башлап җибәрәбез.

Укучылар: Исәнмесез! Хәлләребез яхшы. Укулар бара. Рәхмәт. Бүген дәрестә барысы да бар.

Укытучы: Бүген беренче октябрь, пәнҗешәмбе көне. Бәйрәм көне. Хөрмәтле укучылар, зинһар өчен, әйтегез әле, бүген нинди бәйрәм?

Укучылар: Бүген – өлкәннәр көне.

Укытучы: Дөрес. Хөрмәтле укучылар, әйдәгез әле, бүген бөтен өлкән кешеләрне – әби-бабайларны чын күңелдән шундый изге һәм матур бәйрәм көне белән котлыйк! Аларга озын гомер, нык сәламәтлек телик!

Укучылар: Котлыйбыз!

Укытучы: Ә хәзер дәрескә күчик! Бүгенге дәреснең темасы – диалогтагы репликаларның язмада бирелеше. Әлеге дәреснең тибы – белем һәм күнекмәләр ныгыту; методы – эзләнү (эвристик): күнегүләр эшләү, күчереп язу, биремнәр үтәү. Максат – диалогтагы репликаларның язмада бирелеше буенча белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Бурычлар:

1) диалогтагы репликаларны язмада дәрес билгеләү;

2) практик эш һәм дәрес, матур язу күнекмәләрен үстерү;

3) телгә, табигатькә, тормышка, белемгә, тарихка карата игътибар арттыру һәм хөрмәт тәрбияләү.

Ә хәзер, хөрмәтле укучылар, әйдәгез әле үткән темаларны бераз кабатлап алыйк. Мин сезгә хәзер берничә сорау биреп китәрмен.

Димәк, нәрсә ул диалог?

Укучы: Диалог – ул ике яки берничә кешенең үзара сөйләшүе.

Укытучы: Дөрес. Диалог нәрсәләрдән тора?

Укучы: Диалог репликалардан тора.

Укытучы: Дөрес. Нәрсә ул реплика?

Укучы: Реплика – ул аерым кешенең диалог эчендәге сүзләре.

Укытучы: Дөрес. Диалогтагы репликалар ничек языла?

Укучы: Һәрбер реплика кызыл юлдан сызык белән башлана, куштырнаклар куелмый.

Укытучы: Дөрес. Диалогта ничә кеше катнашырга мөмкин?

Укучы: Диалогта ике яки берничә кеше катнашырга мөмкин.

Укытучы: Дөрес. Диалогтагы репликалар нинди җөмләләрдән тора?

Укучы: Диалогтагы репликалар күп вакыт ким җөмлә белән бирелә.

Укытучы: Дөрес. Туры сөйләм куштырнаклар эченә кайчан алына?

Укучы: Төрле аңлатма язуларында, юридик һәм рәсми кәгазьләрдә ялгыз очрый торган  туры сөйләм дә, хәтта диалоглар да куштырнаклар эченә алынырга мөмкин.

Укытучы: Дөрес. Ялгыз очрый торган туры сөйләм яңа юлдан сызык белән генә нинди очракта языла?

Укучы: Автор сөйләме бөтенләй булмаган очракта ялгыз очрый торган туры сөйләм яңа юлдан сызык белән генә языла.

Укытучы: Дөрес.

  1. Материалны ныгыту.

 

Укытучы: Ә хәзер үзара диалог төзеп карыйбыз.

(Укучылар үзара диалог төзи. Аннары берничә төркем диалогларын парлап укый.)

1нче укучы: Сәлам, Айдар!

2нче укучы: Сәлам, Альберт!

1нче укучы: Ничек хәлләр?

2нче укучы: Рәхмәт, яхшы. Үзең ничек?

1нче укучы: Яхшы. Син бүген татар теленнән өй эшен эшләдеңме?

2нче укучы: Әйе, эшләдем.

1нче укучы: Бүген ничә дәрес була?

2нче укучы:Бүген алты дәрес була.

1нче укучы: Ярар, әйдә, дәрескә әзерләник!

2нче укучы: Әйдә, әзерләник!

Укытучы: Яхшы. Ә хәзер, хөрмәтле укучылар, әйдәгез әле дәреслектән күнегүләр эшләп алыйк! 22нче биттәге 21нче күнегүнең биремен укып китик әле.

(Укучылар күнегүнең биремен укый, укытучы аңлата.)

Димәк, репликаларны куштырнаклардан арындырып язарга, ягъни кызыл юлдан язабыз. Кем тактага чыгарга тели? Бу күнегүне тактада эшләп алабыз.

(Бер-ике укучы тактага чыгып эшли. Калган укучылар урыннарында дәфтәрләрдә язмача эшләп утыралар. Аннары тикшерелә.)

Укучылар: Каравылчы карт чыдый алмады:

- Күпне күргән егет, яшь булса да, рудникларда эшләгән ул, - дип, минем сүзләремне дөресләп куйды.

- Шахтада эшләгәнең бармы?

- Анысы юк.

- Анда эшли алырсыңмы?

- Нинди эш?

- Казылган алтын комнарын шахта авызына ташу эше...

- Ник эшли алмаска? Эшлим.

Укытучы: Дөрес. Сезгә бишлеләр куям. Рәхмәт, утырыгыз! Ә хәзер, хөрмәтле укучылар, 22нче күнегүне эшләп алыйк әле. Тигезлек билгесе урынына тиешле тыныш билгеләрен куеп, һәрбер репликаны кызыл юлдан язарга кирәк.

(Бер-ике укучы тактага чыгып эшли. Калган укучылар урыннарында дәфтәрләрдә язмача эшләп утыралар. Аннары тикшерелә.)

Укучылар: Бер аягы ишегалдында, икенчесе өйдә булды Азатның. Кочагы белән суык ияртеп кереп тә җитте.

- Әә-әх, әни, суык. Кар шыгырдап тора. Чана шәп шуачак бүген.

- Атаң керәме, дим?.. Бар, тиз генә юын, хәзер чәй ясыйм.

- Әйттем.

- Сабынлап ю, җәлләмә сабынны. Әйттеңме, димим бит, керәме, дим.

- Ярар, диде.

- Бит очларыңны гына чылаттың бит, колак артларыңнан ук ю... Чәй өлгерде дип әйттеңме соң?

- Әйттем инде. Хәзер керә. Җанмыйдыр ла!

Укытучы: Дөрес. Сезгә бишлеләр куям. Рәхмәт, утырыгыз! Ә хәзер, хөрмәтле укучылар, презентация буенча бер күнегүне эшләп алабыз. Күп нокталар урынына тиешле хәрефләр һәм туры сөйләм янында тиешле тыныш билгеләрен куеп, җәяләрне ачып, текст өстендә эшләргә.

(Укучылар презентация буенча күнегүне телдән һәм язмача эшлиләр. Аннары тикшерелә.)

Укучылар: Шулай уйланып торганда, кемдер:

- Эх, бездә хәзер сандугачлар сайрый инде, ә монда кар-буран уйный, - дип куйды. (уйланып сүзендә й хәрефе төшеп калган; кемдер сүзендә дер кушымчасы кушылып языла һәм әлеге сүздән соң ике нокта куела; туры сөйләм кызыл юлдан сызык куелып языла; хәзер сүзендә х хәрефе төшеп калган; сайрый сүзендә й хәрефе төшеп калган; кар-буран сүзе сызыкча белән языла; куйды сүзендә й хәрефе төшеп калган.) Артыма әйләнеп карадым. Койкам янында өстенә кара халат кигән, чем-кара чәчле, кош канаты сыман кыйгачланып киткән кара кашлы, урта буйлы берәү басып тора. (өстенә сүзендә е хәрефе төшеп калган; чем-кара сүзе сызыкча белән языла; сыман сүзе аерым языла; кыйгачланып сүзендә й хәрефе төшеп калган; буйлы сүзендә й хәрефе төшеп калган.)

- Син татармы әллә? – дип сорады ул. (Туры сөйләм кызыл юлдан сызып куелып языла; татармы сүзендә мы кисәкчәсе кушылып языла; әллә сүзеннән соң сорау һәм сызык билгеләре куела.) Җавап урынына мин аның йөзенә текәлдем. (йөзенә сүзендә е хәрефе төшеп калган.)

- Нигә болай өздереп карыйсың, әллә күргәнең бар идеме? – дип, ул балаларча самими елмайды. (Туры сөйләм кызыл юлдан сызып куелып языла; өздереп сүзендә е хәрефе төшеп калган; бар сүзе аерым языла; идеме сүзендә ме кисәкчәсе кушылып языла; елмайды сүзендә й хәрефе төшеп калган.)

- Кайдадыр күргәнем бар шикелле булам, ләкин хәтерли алмыйм, - дидем мин. (Кайдадыр сүзендә дыр кушымчасы кушылып языла; шикелле сүзендә л хәрефе төшеп калган; хәтерли сүзендә х хәрефе төшеп калган; алмыйм сүзеннән соң өтер һәм сызык куела.)

- Бик мөмкин, күргәнсеңдер дә. (мөмкин сүзеннән соң өтер куела; күргәнсеңдер сүзендә дер кушымчасы кушылып языла; дә кисәкчәсе аерым языла.)

Шулай без аның белән танышып киттек. (белән сүзе аерым языла.) Озын көннәрне сөйләшеп уздыра идек.(Озын сүзендә ы хәрефе төшеп калган.) Аның исеме – Вакыйф, фамилиясе – Гарифуллин, үзе Татарстан егете булып чыкты.

Мин байтак вакытлар улмы, түгелме дип, эчемнән уйланып йөрдем-йөрдем дә, бер көнне түзмәдем. (вакытлар сүзендә в хәрефе төшеп калган; улмы сүзендә мы кисәкчәсе кушылып языла; түгелме сүзендә ме кисәкчәсе кушылып языла; уйланып сүзендә й хәрефе төшеп калган; йөрдем-йөрдем сүзе сызыкча аша языла; йөрдем-йөрдем сүзендә е хәрефе төшеп калган; дә кисәкчәсе аерым языла; бер көнне сүзе аерым языла; түзмәдем сүзеннән соң нокта куела.)

- Вакыйф, сөйлә әле, кайда яраландың, кайчан, ничек? – дип сорадым. (Туры сөйләм кызыл юлдан сызып куелып языла; сөйлә әле сүзләре аерым языла; ничек сүзеннән соң сорау һәм сызык билгеләре куела.)

 Укытучы: Дөрес. Сезгә бишлеләр куям. Ә хәзер, хөрмәтле укучылар, карточкалар буенча биремнәр эшләп алабыз. Репликаларны куштырнаклардан арындырып язарга кирәк була. (Укучыларга карточкалар таратыла. Укучылар мөстәкыйль эшлиләр. Аннары һәрбер укучы тикшереп чыга. Билгеләр куела.)

 

  1. Өй эшен бирү.

 

Укытучы: Өй эшенә мин сезгә бер-берегез белән парлап диалог төзеп килергә бирәм.

Өй эше аңлашылдымы? Сораулар юкмы? Бүгенге дәрес буенча нәтиҗә ясыйбыз. Димәк, без сезнең белән, хөрмәтле укучылар, бүген дәрестә диалогтагы репликаларның язмада бирелеше темасын өйрәндек. Шулай итеп, диалогтагы репликалар язмада ничек бирелә?

Укучылар: Диалогтагы репликалар кызыл юлдан сызык куелып языла.

Укытучы: дөрес. Афәрин! Шуның белән бугенге дәрес тәмамланды. Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт. Сау булыгыз!

Укучылар: Сау булыгыз! (Дәрес бетә, укучылар чыгалар.)

Комментарии пользователей /0/
Комментариев нет...
Информация
Посетители, находящиеся в группе Гости, не могут оставлять комментарии к данной публикации.
Наши услуги



Мы в соц. сетях

    Персональные сообщения