Мансурова Гульшат Нурулловна
Должность:учитель татарского языка
Группа:Посетители
Страна:Россия, Башкортостан, г. Стерлитамак
Регион:Башкортостан, г. Стерлитамак
14.05.2015
0
590
0

Сыйфатларның ясалышы





 

Дәреснең темасы: Сыйфатларның ясалышы

 

Максат: 1) сыйфатларның ясалышы белән танышу, аларны тексттан табып, ясалыш төрләре буенча төркемнәргә өйрәнү;

2) сыйфатларны сөйләмдә кулланырга өйрәнү, үзаллы эшләү күнекмәләрен үстерү;

3) каз өмәсе йоласы белән танышу, халык йолаларына, бәйрәмнәренә кызыксыну уяту.

Җиһазлау: дәреслек: Максимов  Н. В., Хәмидуллина М. З. Татар теле.- Казан: Мәгәриф, 2005; “Сыйфатларның ясалышы” терәк схемасы, ноутбук, мультимедиа проектор, карточкалар, SMART Boart интерактив тактасы, халык йолалары турында укучыларның рефератлары, рәсемнәре, индивидуаль карточкалар, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”. Өч томда, 1 том. - Казан, 1977, 452 нче бит, “Татарча-русча уку-укыту сүзлеге”. Ф.АГаниев, И.А.Абдуллин, Р.Г.Гатауллин. – М., 1992.- 388 нче бит).

 

Дәрес барышы

 

 I. Оештыру моменты.  Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру. Бүгенбез сыйфатларның ясалышы белән танышырбыз, аларны тексттан табып, ясалыш төрләре буенча төркемләргә, сөйләмдә кулланырга өйрәнербез һәм халкыбызның йолалары белән танышырбыз.

II. Белемнәрне актуальләштерү. Өй эшен тикшерү.

1.                       Үткән дәресләрдә без сыйфатлар белән таныштык. Нәрсә соң ул сыйфат? (Сыйфат сүз төркеме) Нәрсәне белдерә ул? (Сыйфат предметның билгесен белдерә) Нинди сорауларга җавап бирә? (Нинди? Кайсы? Кайдагы?) Дөрес.

2.                       Карагыз әле, укучылар, минем алда бер серле тартма. Анда нәрсәләр ята икәнен  беләсегез киләме? (Әйе) Мин сезгә бу предметның билгеләрен генә әйтәм, ә сез аның исемен әйтерсез.

·        Сары, түгәрәк, итләч, каты тышлы, күп төшле.( Кабак)

·        Кызгылт-сары, озынча, очлы, каты.(Кишер)

·        Яшел, түгәрәк, йомшак, татлы, өлгергәч кызара.(Помидор)

(Җавап табылгач, тартмадан алып бу әйберләр күрсәтелә бара).

Укучылар, ә мин сезгә предметларның нинди билгеләрен әйттем? (Төсен, формасын, физик сыйфатын) Сыйфат предметларның тагын нинди билгеләрен белдерә?(Күләмен, холкын, вакыт һәм урын ягыннан билгесен, икенче әйбергә бәйләнешен) Дөрес.

3.                 Сыйфатлар ике төргә бүленәләр: асыл һәм нисби. 84 нче күнегүне тикшереп алыйк.(Фронталь тикшерү. Һәр укучыда “асыл” һәм “нисби” дигән карточкалар, укытучы әйткән сыйфатның төрен билгеләп, дөрес карточканыкүтәрәләр.)Димәк, сыйфатлар предметларның төсен, тәмен, формасын һәм күләмен, физик сыйфатын. Кеше һәм хайваннарның холкын, вакыт һәм урын ягыннан билгесен, икенче әйбергә бәйләнешен белдерәләр; асыл һәм нисби булалар.

 

Слайдлар буенча йомгаклау.

 

III.       Яңа тема. Сыйфатларның ясалышы. Тактадагы терәк схемалардагы сыйфатларны укыйк, тәрҗемә итик. Алар ясалышлары белән бер-берсеннән  ничек аерыла?

Һәр җаваптан соң, ребус чишелә ясалыш төренең исеме ачыклана.

1.          Яшел, түгәрәк, чибәр – тамыр сүздән генә торалар, (ребус ярдәмендә “тамыр” сүзе чишелә);

2.          Көзге, ачык, эшчән – тамырга кушымча ялганып ясалган, (ребус ярдәмендә “ясалма” сүзе чишелә);

3.          Бала-чагалы, ямь-яшел – ике сүз сызыкча аша язылган, (ребус ярдәмендә “парлы” сүзе чишелә);

4.          Алмачуар, искиткеч – ике сүз  кушылып ясалган, (ребус ярдәмендә “кушма” сүзе чишелә);

5.          Иң зур, аз сүзле – берничә сүздән торалар, (ребус ярдәмендә “тезмә” сүзе чишелә);

 Кайбер сүзләр тәрҗемә ителә: алмачуар – серая в яблоках (лошадь), искиткеч –удивительный, үзсүзле – упрямый һ.б.

Димәк, ясалышы буенча сыйфатлар нинди булалар? (Тамыр, ясалма, парлы, кушма, тезмә). Телдән берничә җөмлә төзелә. Дәфтәрләргә ясалыш төрләренең исемнәрен һәм берешәр мисал язып алалар.

 

IV.            Яңа теманы ныгыту.

1.     SMART Boart интерактив тактасында биремнәр эшләү: бирелгән исемнәрдән –лы, -ле кушымчалары өстәп сыйфатлар ясагыз.

 

 (“Утилита множественного клонирования” функциясе кулланыла)

Берничә укучы тактага чыгып эшли, калганнары дәфтәрләренә сүзтезмә ясап язалар.

2.                Мәкальләрнең икенче яртысын искә төшерергә (алар “фигуралар” белән капланган була), ясалма сыйфатларны табып, төзелешен аңлатыгыз

 

Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

 

Бәхетле көләр, бәхетсез елар.

 

Хыялсыз кеше - канатсыз кош.

 

Кош канаты белән, кеше эше белән көчле.

 

Беләкле кеше берне егар - белемле кеше - меңне.

 

Мәкальләрнең мәгънәләрен дә аңлатып китәргә.

3.     Ял минуты. Физкультминутка.

4.     Безнең мисаллар арасында эшчән (работящий) сүзе бар. Элек-электән халкыбызда кешенең эшчән кешеләрен хөрмәт иткәннәр. Яшьләрнең уңганлыгын төрле эш эшләгәндә, өмәләрдә сынап караганнар. Халкыбызда төрле өмәләр оештырганнар. Һәр өмәнең үз йоласы булган.

·        Нәрсә ул йола? Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән табып әйтегез әле. (Бигеләмәсен табып укыйлар: “Йола – теге яки бу халыкның яшәешенә борыннан кереп урнашкан тормыш-көнкүреш трдицияләрен яки дини кануннарны үтәүгә бәйләнешле тәртип һәм гадәтләр”). (“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” Өч томда, 1 том. Казан, 1977, 452 нче бит).

·        Өмә ничек тәрҗемә ителә? (Тәрҗемәсен табып укыйлар: “Өмә - коллективная помощь” - “Татарча-русча уку-укыту сүзлеге”. Ф.АГаниев, И.А.Абдуллин, Р.Г.Гатауллин. – М., 1992.- 388 нче бит).

Сезнең нинди өмәләр  турында ишеткәнегез бар? (Печән өсте, өй салу, сугым сую, һ.б.). Көз көне нинди өмә үткәрү йоласы бар?  (Каз өмәсе). Бу турыда ниләр беләсез? (Укучыларның җаваплары тыңлана)

Презентация күрсәтелә, Каз өмәсе турында өстәмә мәгълүмат бирелә, рәсемнәр, фотолар, каз канатлары, укучыларның рефератлары, рәсемнәре күрсәтелә.

 

·            Укучыларга үзаллы эш бирелә: карточкаларда каз өмәсе турында текст, андагы алмашлыкларның төзелеш ягыннан  төрләрен билгеләргә. (Эш барышында татар халык җыры “Каз канаты” тыңлатыла.)

 Бирем: сыйфатларның ясалыш төрләрен билгеләгез.

Каз өмәсен эшчән яшьләребез аеруча көтеп ала торган булганнар. Безнең борынгы әби-бабаларыбыз казны бик яратканнар. Беренчедән, аның мамыгыннан йомшак  мендәр, иң кабарынкы түшәк, ястыклар ясаганнар. Татар өендә мендәр затлы җиһаз булып исәпләнгән. Икенчедән, каз итеннән бик тәмле аш-су әзерләгәннәр. Тәмле-тәмле каз бәлеше, каз коймагы, каз тәбикмәге, какланган каз... дисеңме. Каз маендәвалау өчен дә кулланганнар: кышкы суыкларда бит, колак очлары өшесә, каз мае сөрткәннәр.

Шаян сүз, җыр, көлке белән аралашып, эш бик тиз барган. Кичкә кунакчыл халкыбыз туган-тумачаны, күрше-күләнне ашка чакырган.

 

5.                Шул вакытта бер укучыга индивидуаль эш бирелә: дәреслектәге 89 нчы күнегүне тактага чыгып эшли. Сыйфатларны сыйфатланмышлары белән күчереп язарга, сыйфатларның ясалыш төрләрен билгеләргә.

V.               Йомгаклау. Димәк, укучылар, бүген дәрестә без сыйфатларның ясалыш төрләрен өйрәндек. Аларның нинди төрләре була? (Укучыларның җаваплары тыңлана). (Слайдлар буенча кабатлау). Халкыбызның нинди өмәсе белән таныштык? Бу өмәнең нинди йолалары бар? (Укучыларның җаваплары тыңлана).

 

VI.           Билгеләр кую.

VII.        Өй эшен бирү.  Дәреслектәге93 нче күнегүне эшләргә. Татар халкының тагын берәр йоласы, бәйрәме турында сөйләргә әзерләнергә.

 

Комментарии пользователей /0/
Комментариев нет...
Информация
Посетители, находящиеся в группе Гости, не могут оставлять комментарии к данной публикации.
Наши услуги



Мы в соц. сетях

    Персональные сообщения