Ахметова Гульфия Накифовна
Должность:не указана
Группа:Посетители
Страна:Россия
Регион:не указан
07.11.2014
0
1053
2

Исем фигыль

Тема: Исем фигыль

Класс: 6 сыйныф

Максат: Укучыларның фигыль төркемчәләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү; исем фигыль, аның ясалышы, кулланылышы, үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү; балаларның аң- белемен,фикерләү сәләтен үстерү.Яшь буынга әхлакый тәрбия бирү.

Җиһазлау: дәреслек, терәк схемалар, тест, компьютер, презентация.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.
  2. Актуальләштерү (укучыларны яңа материалны үзләштерүгә әзерләү)

Исем һәм фигыль сүз төркемнәре белән без таныш инде, татар телендәфигыльнең бер төркемчәсе булган  исем фигыль дә бар. Бүгенге дәрестәисем фигыльнең лексик мәгънәсе, функцияләре белән танышырбыз.

  1. Укытучы. Димәк, исем фигыль берьюлы нинди ике мөстәкыйль сүзтөркеменең үзенчәлекләрен үз эченә ала? (Исем һәм фигыльнең)

2 нче слайд. Исем өчен һәм фигыль өчен хас билгеләр чагыштырыла.

Исем фигыльнең ясалышын ныклабрак өйрәнү өчен, 3 нче слайдтагы таблицага күз салыйк. Игътибарыгызны башлангыч форма фигыльгә – у һәм – ү кушымчалары ялгану процессында (барлык төренә хас) соңгы авазының йә төшеп калуы (укы- уку), яки чиратлашуы (түк- түгү, сау- саву), яисә иҗекләр кушылу (тай- таю, төй- төю) кебек очракларга юнәлтегез.

Әйдәгез, исем һәм фигыль сүз төркемнәренең грамматик билгеләрен искә төшерик. (Җаваплар тыңлана; гомумиләштереп, нәтиҗә ясала.)

Сораулар:

1.Исем фигыль нәрсәне белдерә? (Эш, хәлнең исемен.)

2. Ул нинди морфологик билгеләргә ия? (Исем кебек килеш, тартым, санбелән төрләнә; фигыль кебек  барлыкта- юклыкта, юнәлеш формасында була)

3. Затланышсыз фигыль формасы буларак, исем фигыль нинди үзенчәлеккә ия? (Зат- сан белән төрләнми.)

4. Җөмләнең нинди кисәге булып килә ала? (Ия, аергыч, тәмамлык, хәл.)

Аңлашылганча, исем фигыль башка сүзләр белән бәйләнешкә керә, ягъни  исем  фигыль иялек килешендәге исем белән дә төшем килешендәге исем белән дә белдерелә ала. Бу нәтиҗәгә без үзебез килдек. Ә хәзер китаптагы кагыйдәләрне укыйк.  (Нәтиҗәләр чагыштырыла.)

-Укучылар, без исем фигыльнең лексик мәгънәсен, грамматик формаларын һәм синтаксик функциясен искә төшердек. Бу 3 принципның берсе төшеп калса, исем фигыль үзгәрер идеме? Әйдәгез, шуны ачыклыйк

- Исем фигыль нәрсәне белдерә? ( Процессны предметлаштыра.)

- Ә предметлаштырылган процесс дигән сүзләр нәрсәне аңлата? (Башкаручы зат билгесез.)

-         Димәк, исем фигыль билгеләмәсеннән үк аның затланышсыз фигыль формасы икәнен әйтә алабыз. Ә зат- сан категориясе морфологиягә карый

-         Димәк, лексик һәм морфологик принциплар үзара бәйләнгән.

-         Укучылар, исем фигыль- затланышсыз фигыль формасы, ә бу очракта ни өчен “зат”сүзе кулланылган? Ул нинди грамматик категориянең күрсәткече булып тора?

4 нче слайд.

I зат  баруым        баруыбыз

II зат  баруың       баруыгыз

III зат  баруы        барулары

(Бу- тартым кушымчалары, чөнки исем фигыль тартым белән төрләнә)

Иҗади бирем.

Ә хәзер такта янына 2 укучы чакырыла. Алар 5 нче, 6 нчы слайдтагы рәсемнәргә карап, исем фигыльләр кергән җөмләләр төзергә тиеш. Кем күпме җөмлә төзер?  7 нче слайдта терәк сүзләр (Әниләр, йөрсәң дә, кил, йөгер…)

8 нче слайд. Ял итү.

Әкрен генә басабыз.
Әзрәк уйнап алабыз.
Тиз-тиз чүгеп алабыз.
Аннан туктап калабыз.
Уңга таба бөгелик.
Сулга таба бөгелик.
Салмак кына әйләник
Җайлап кына утырыйк.

     Китап белән эш    

103 нче бит 174 нче күнегү.

Бирем. 1 нче, 2 нче җөмләләрне күчереп язарга. Исем фигыльнең астына – бер, исемгә күчкән исем фигыльнең астына ике сызык сызарга.

9 нче слайдта текст бирелгән

Мин татар баласы булып тууыма бик тә, бик тә сөенәм. “Әнием”, “әтием” дип татар телендә иң кадерле кешеләремә дәшә алуым белән горурланам. Әйе, әти-әнигә ярату хисен, бары тик, туган телдә генә җиткереп була.

-         Димәк, татар телен, аның стилистик үзенчәлекләрен  өйрәнсәк кенәсөйләмебез үтемле, матур, төзек булыр.Телне хөрмәтләгән  әти- әнисен дә хөрмәтләр. (Сәнгатьле, аңлап уку күнегүе үткәрелә. Эчтәлек буенча фикер алышына, исем фигыльләр табыла).

-         Ә хәзер шушы юлларны истә калдырганча языгыз, исем фигыльләрне билгеләгез. Күрәбез, укучылар, текстның эчтәлеген аңласак, аны яттан өйрәнмичә дә истә калдырырга мөмкин.

-         10 нчы слайд. “Әни  пешергән ботка.” Кашык берәү генә. Бу ботканы балалары ничек түкмичә ашарлар? Аларга ничек утыру ярдәм итәр? Җавапта исем фигыль кулланылсын. (Кара-каршы утыру)

IV. Йомгаклау өлеше.

Сораулар.

-         Исем фигыль нәрсәне белдерә?

-         Аңа нинди грамматик категорияләр хас?

-         Исем фигыль җөмләдә нинди синтаксик функция башкара?

Нәтиҗә. Исем фигыльне башка сүз төркемнәреннән аерыр өчен аның лексик мәгънәсен морфологик үзенчәлекләрен һәм синтаксик функцияләрен искә алырга кирәк, ягъни күрсәтелгән принциплар берлектә алынырга тиеш.

11 нче слайд. Яңа материалны үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү

          Тест

1. Исем фигыльне билгеләгез:

- алтау;

- буяу(карандашы);

- эшләү;

2. Исем фигыль

- процессны;

- предметлаштырылган процессны;

- предметны белдерә;

3. Исем фигыль:

- затланышсыз фигыль;

- затланышлы фигыль;

- зат-сан белән төрләнә;

4. Исем фигыль

- исемгә күчә;

- исемгә охшаган гына ;

- үзе исем;

5. Җөмләдә

- хәл;

- хәбәр;

- башка җөмлә кисәкләре булып килә.

12 нче слайд. Үзегезнең җапларыгыз белән чагыштырыгыз.

13нче слайд. Өй эше. 103нче бит,  кагыйдәләрне укып истә  калдырырга. Әниләргә багышланган кечкенә күләмле хикәя язарга.

Билгеләр кую.

Комментарии пользователей /0/
Комментариев нет...
Информация
Посетители, находящиеся в группе Гости, не могут оставлять комментарии к данной публикации.
Наши услуги



Мы в соц. сетях

    Персональные сообщения