Редактор
Должность:Редактор
Группа:Мир учителя
Страна:Россия
Регион:Москва
28.06.2014
0
512
0

Минем,синең,аның алмашлыклары

Россия,Республика Татарстан, г. Казань

СОШ 161

Учитель

Гибадуллина Алия Халимовна

Максат: укучыларның  белем  сыйфатын   күтәрү,  фикер йөртү сәләтен, сөйләм телен үстерү, матур язу күнекмәләрен  ныгыту, минем, синең, аның алмашлыкларын танып белергә  караш тәрбияләү.

Материал: дәреслек, интерактив такта, рәсемнәр.

Җиһазлау: рәсемнәр, бәяләү йолдызчыклары.

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше:

 Уңай психологик халәт тудыру. _

Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!
Кәефләрегез ничек?

Исәнмесез! Хәерле көн!Кәефләребез яхшы!

П. Дежур укучының рапорты .

III.  Өй  эшлэрен тикшерү .

IV.   Белемнәрне ныгыту , актуальләштерү.

V . Яңа теманы аңлату .

1)    - Укучылар без сезнең белән бүген минем, синең.аның алмашлыклары белән танышачакбыз. Башта рәсемнәргә карап китик эле:

-         Бу кем?

-         Бу укытучы апа.

-         Ә монысы кем?

-         Ул укучы.

-         Бу нәрсә?

-         Бу дәфтәр?

-         Бу нәрсә?

-         Бу каләм һ.б.

2)    Әйдэгез әле, алдагы рәсемнәргә карап китик сораулар дөрес куелган микән:

- Беренчесе кем  түгел, ә нәрсә дип сорарга кирәк.

- Икенчесе дөрес.

3) Алдагы рәсемдә безгә өйдә кемнәр бар икән,шуларны ачыкларга кирәк.

- Укытучы, әби, бабай, әни, бала, укучы, кыз.

4) Ә менә монда инде безгә нәрсәләр барлыгын әйтеп чыгарга кирәк:

- Бу нәрсә?

- Бу чәчәк, дәфтәр,каләм,эт, сөт, чынаяк.

Ә хәзер минем, синең, аның алмашлыклары турында сөйләшәчәкбез:

                                    МИНЕМ

 

МОЙ         МОЯ          МОЕ

 

СИНЕҢ

 

ТВОЙ         ТВОЯ         ТВОЕ

 

АНЫҢ

 

ЕГО       ЕЕ

 

3)   Экраннарга карыйк эле:

-        Минем үрдәгем.

-        Синең китабың, песиең.

-        Аның сәгате, машинасы.

VI. Физкультминутка.

-Уң кул кайда?

- Ул монда.

- Сул кул кайда?

- Ул монда.

- Куллар алда,куллар артта, куллар өстә һәм янда.

Утырабыз.

4)   Спроси по татарски (татарча сора):

- У него есть дедушка?

- Ты умный ребенок?

- Он маленький?

- Твои руки грязные?

Яхшы. Ә хәзер әйдәгез бу сүзләрне кабатлап китик әле:

                           Китап

                          Дәфтәр

                            Әни

                          Малай

                           Алма

                            Әби

                          Бабай

                       Тәлинкә

                        Мәктәп

5)Ә хәзер күзләребезне ял иттерәбез.

Дәреслекләрне ачабыз, 44 бит, 1 нче күнегүне эшлибез.

Укучылар, рәсемдә барлыгы ничә алма  бар? Ничә сары алма? Ничә кызыл алма?

­

VII. Йомгаклау.

Димәк, әйдәгез әле без сезнең белән тагын бер тапкыр карап китик, алмашлыкларны дөрес итеп урнаштырыйк:

Минем- мое

Синең- твое

Аның- его

 

VIII.       Укучыларны бәяләү (укучыларның үзләренә бәя бирдерү).
Йолдызчыкларны саныйбыз.

IX. Өйгә  эш. 45 бит, 3 нче күнегү (язмача).

Комментарии пользователей /0/
Комментариев нет...
Информация
Посетители, находящиеся в группе Гости, не могут оставлять комментарии к данной публикации.
Наши услуги



Мы в соц. сетях

    Персональные сообщения