Александр
Должность:не указана
Группа:Команда портала
Страна:Харьков
Регион:не указан
30.03.2013
0
986
0

Татарстаным - туган илем

Татарстан, г. Менделеевск

 МС(К)ОШ VIII вида

учитель татарского языка

Газимова Р.С.

  "Татарстаным - туган илем" темасын  кабатлау

Максат:

  1. 1.     Дәрес этапларында яңа технологияләр куллану. Милли-региональ компонентлар кулланып, балаларның белем дәрәҗәсен, кызыксынучанлыкларын үстерү.
  2. 2.     Тулы, төгәл  җөмләләр белән сорауга җавап бирергә, эшне мөстәкыйль башкарырга, өйрәнелгән материал буенча  нәтиҗә ясарга, төрле ситуация буенча сөйләшү оештырырга өйрәтү.Укуга кызыксыну тәрбияләү. Белем һәм  күнекмәләрне ныгыту.
  3. 3.     Туган җиргә, әби-бабайга мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү. Милләтара дуслык, патриотик хис уяту.

 Җиһазлау: дәреслек “Татар теле” 3сыйныф( Р.З.Хәйдәрова); ИКТ; Ф.А.Ганиев аңлатмалы сүзлеге;  милли костюм рәсемнәре;

 

                                                Дәрес барышы

1.Оештыру өлеше.(Уңай психологик халәт тудыру )

Укытучы: Хәерле көн, балалар!

Укучылар: Хәерле иртә сиңа,

                  Хәерле иртә миңа.

                  Хәерлә иртә безгә,

                  Хәерле иртә сезгә!

Дежур укучы белән әңгәмә.

Көтелгән җавап: Бүген мин дежур. Чәршәмбе көн. Бүген 5 декабрь...

2. Белемнәрне актуальләштерү:

Тыңла һәм әйт:

а) Бу сүздә ничә иҗек?  Шәһәр, әни, тел, Менделеев.

б) Сүзләргә  МИНЕМ, СИНЕҢ, АНЫҢ  алмашлыкларын кушып сүзтезмә төзергә:  ӘНИ,  ШӘҺӘР, АВЫЛ

Слайд № 1         

в) Логик рәттәге кайсы сүз артык?

 - Әлмәт, Чулман, Яр Чаллы, Казан, Түбән Кама.

(укучы аңлатма бирә: Әлмәт, Яр Чаллы, Казан, Түбән Кама – шәһәрләр; Чулман – елга исеме)

г) Анаграмма: сүзләрне дөрес укырга. Слайд №2

 

3. Өй эшен тикшерү: Экранда милли костюмнар күрсәтелә. Укучылар рус, татар, керәшен киемнәре   турында  язган хикәяләрен  укыйлар.   Слайд № 3,4,5      

           

(Өй эше индивидуаль бирелде: көчле укучы - хикәя яза, уртача укучы – җөмлә төзергә тиеш, йомшак укучы – костюм рәсемен ясый).

Әңгәмә: “Син кем?, Син нинди милләт вәкиле?”

(Көтелгән җавап -  “ Мин – укучы кыз. Исемем ...  . Мин – мари кызы”)

4. Сүзлек эше: Милләт-

                         Туган тел-   

Слайд №6

Сүзлек сүзләрне кулланып укучылар җөмлә төзиләр. (укучы җавабы)

 

5. Дәреслек белән эш:  Укытучы “Әби белән бабушка” шигырен укый;

-         шигырьне пышылдап уку,

-         шигырьне чылбырлы уку.

6. Күзләр зарядкасы.     Слайд №7 

 

 

7. Сайланма уку: - Әбиләр нәрсә эшлиләр?

                              - Алар нәрсәләр пешерәләр?

 

8. Шигырьдән  КЕМ? соравына җавап биргән сүзләрне сайлап язарга һәм күплек санга куеп укырга:

Карчык – карчыклар, әби - әбиләр, дус – дуслар

9. Тәрҗемә эше: Милләт исемнәрен тәрҗемә итәргә.   Слайд №8

 

10. Динамик пауза.

11. Грамматик эш. Дәреслектәге 2 нче күнегүне үрнәк буенча  язарга һәм тәрҗемә итеп укырга.

(Ул – Азат. Аның туган теле – татар теле. Ул татарча сөйләшә.

Ул – Сергей. Аның туган теле - ............... .   Ул ............ сөйләшә.)

Инд. эш.  Йомшак укучы карточка белән эшли.

12. Диалог төзү: укучы-укучы. ( Сорауларга уңай җавап бирергә)

                             Әбиләр нинди милләттән?

                             Алар нинди телдә сөйләшәләр?

                             Әби белән бабушка дуслармы, юкмы?

13. Сүзлек диктанты:  Татар, дуслар, туган тел, милләт, әбиләр, Татарстан, руслар, дәүләт, марилар.

Искәрмә: Сүзләрне иҗекләп язарга.

Инд. эш. Йомшак укучылар карточкадагы сүзләрне иҗекләп язарга тиешләр. Слайд № 9     

 

14. “Әби белән бабушка” шигырен укучылар укыйлар.

15.  Өй эше индивидуаль бирелә:

а) Көчле укучыларга шигырьне ятларга.

б) Йомшак укучылар шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнергә тиешләр.

16. Йомгаклау ( билге кую, нәтиҗә ясау)



Комментарии пользователей /0/
Комментариев нет...
Информация
Посетители, находящиеся в группе Гости, не могут оставлять комментарии к данной публикации.
Наши услуги



Мы в соц. сетях

    Персональные сообщения