Тимур Благодарный
Должность:Администратор
Группа:Мир учителя
Страна:Страны СНГ
Регион:не указан
09.03.2013
0
4168
0

Рус мәктәбендә татар балаларына татар теленнән мөстәкыйль эшләүөчен “Сыйфат” темасына күнегүләр 6 нчы сыйныф

Республики Татарстан, Азнакаевский район, п.г.т. Актюбинский

МБОУ "Средняя общеобразовательная школа №2 п.г.т.

Актюбинский" Азнакаевского муниципального района

Учителя татарского языка и литературы

Кашапова Ф.А. и  Кашапова Ф.И.

Рус   мәктәбендә 

 татар балаларына татар  теленнән мөстәкыйль эшләүөчен

“Сыйфат”

темасына   күнегүләр

6 нчы  сыйныф

Укытучылар өчен методик кулланма

 

 Аннотация к материалу

Полное название материала: Методическое пособие для учителей на татарском языке: “Упражнения для самостоятельной работы по теме “Имя прилагательное” для учащихся-татар 6 класса основной школы с русским языком обучения”  

Работу можно использовать в качестве дополнительного   материала к уроку при организации самостоятельной работы учеников

Формат документа:   doc – методическое пособие. В работе использована технология  Microsoft Word.

Методические рекомендации: Данное  методическое пособие для учителей  основано на программе обучения татарскому языку и литературе учащихся-татар 6 класса в русскоязычной школе.

Сборник упражнений  нацелен на углубление и систематизирование знаний учащихся  по теме «Имя прилагательное».  Упражнения собраны с учетом нагрузки часов по программе 6 класса. По сложности упражнения имеют последовательность от простого к сложному. Темы начинаются с теории, далее следуют упражнения. Самым сложным упражнением является перевод предложений с татарского языка  на русский. Тем самым ученики сравнивают и оценивают специфику использования данных определений посредством перевода. Цель отбора  заданий по сложности - привить интерес к изучению татарского языка учащихся с разным уровнем качества знаний по данному предмету.

Используя национально-региональный компонент, тексты и предложения в данном пособии взяты из произведений  наших земляков, например М.Галиев, А.Исхаков, Н.Ахмадиев, Г.Галиев.

Методическое пособие ускорит работу по усвоению знаний и послужит хорошим дополнительным материалом к уроку. 

Работой могут пользоваться учителя средних классов.

Список источников:

Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. – Казан: “Яңалиф”, 2006. – Б. 52-54

Ч.М.Харисова. Хәзерге татар әдәби теленең морфологиясеннән лекцияләр. – Казан: ТДГПУ, 2006. – Б. 39-44.

курса для учащихся 5 класса. В содержание урока включен большой 

 

Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге тәкъдиме буенча басыла.

                                          Төзүче:

Ф. Ә. Кашапова, Азнакай районы Актүбә бистәсе 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Ф.И.Кашапова, Актүбә бистәсе 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең икенче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Рецензентлар:                              

И. М. Ильясова, Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты

мәгариф бүлеге методисты

Ч.М.Харисова, педагогика фәннәре докторы, профессор

 

Кашапова Ф. Ә., Кашапова Ф.И.

     Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен “Сыйфат” темасына күнегүләр. Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы  сыйныфында  эшләүче  укытучылар өчен кулланма.

 

Бу  кулланма  рус  телендә төп гомуми  белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфында эшләүче татар теле укытучыларына дәреслеккә өстәмә материал буларак тәкъдим  ителә. Яңа темалар үткәндә,укучыларның белемен тикшергәндә, шулай ук теманы  кабатлаганда, бу  кулланмадагы  күнегүләрне файдаланырга мөмкин. 

 

Эчтәлек

 

      Авторлардан………………………………….......….4

      Сыйфат……………………………………………….5

      Асыл һәм нисби сыйфатлар ...................................7

      Сыйфат дәрәҗәләре………………………………....9

      Синоним һәм антоним сыйфатлар………………....11

      Сыйфат һәм сыйфатланмыш……………………….13

      Сыйфатларга морфологик анализ ясау ..................14

      “Сыйфат” темасына тест №1……………………… 15

      Тест №2 .................................................................16

      Дәрес эшкәртмәсе.......................................................18

 

Авторлардан

 

Рус телендә төп гомуми  белембирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфында  эшләүче татар теле укытучылары  өчен тәкъдим ителә торган бу кулланма “Рус телендә (урта) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” нигезендә төзелде.

        Җыентык  укучыларның  морфологиядән “Сыйфат” темасы буенча алган белемнәрен  тирәнәйтүне, системага  салуны  максат  итеп куя. Шуны истә тотып, кулланмада 6 нчы сыйныфка программа  таләп  иткән  күләмдә  күнегүләр бирелде. Катлаулыклары буенча күнегүләр билгеле бер эзлеклелектә тәкъдим ителә. Темалар, гадәттә, иң гади күнегүләрдән башлана. Иң катлаулы күнегүләр булып русчадан татарчага тәрҗемә итү күнегүләре тора. Алар арасында төрле авырлыктагы биремнәр белем дәрәҗәсе ягыннан аерылып торган укучыларны кызыксындыру һәм татар телен өйрәнүгә җәлеп итү максатыннан чыгып төзелде. Әлеге кулланмада күнегүләр, тестлар милли төбәк компонентын кулланып, якташларыбыз М.Галиев, Ә.Исхаков, Җ.Гарифуллина, Н.Әхмәдиев, Г.Галиев әсәрләреннән алынды.

Бу кулланмадан файдалану укытучылар һәм укучылар өчен кулай булыр дип уйлыйбыз.

 

Сыйфат

Лексик-грамматик мәгънәсе буенча татар телендәге сыйфат предметның билгесен белдерә. Мәсәлән, киң (елга), биек (тау), акыллы (бала) һ.б.*

Билгене белдерү мәгънәсе сыйфатларны башка сүз төркемнәреннән аерып тора. Аңа кеше һәм хайван, кош-кортларга хас булган тышкы (карт, яшь, йонлач) һәм эчке билгеләрне белдерә торган сүзләр (усал, юаш, юмарт), урын-араны (биек, тәбәнәк), күләм һәм форманы (тар, озын, киң, яссы, түгәрәк), төс һәм тәмне (яшел, ак, ачы, баллы, тозлы), урынга һәм вакытка мөнәсәбәттән килеп чыккан билгене (өстәлдәге, урамдагы, соңгы, иртәнге), үтәүчедән аерылган эш-хәрәкәткә бәйле (үзгәрүчән, куркусыз) һ.б. билгеләрне белдергән сүзләр керә.

Татар телендә сыйфат төрләнеше

Нинди? кайсы? кайдагы? сорауларына җавап биреп, җөмләдә исемне ачыклап килә. Ул ачыклап килгән исем сыйфатланмыш дип йөртелә.

Шигырьне сәнгатьле итеп укыгыз, күчереп языгыз. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә сорау куегыз.

Шаулап тора яшел урманнар,

    Җәелгәннәр тезмә тын таулар,

      Кошлар йөзә зәңгәр күлләрдә,

      Нефть табыла шушы җирләрдә. (Н. Арсланов)

Бүлмәң тулы кояш нуры –

     ак гөрләвек эчендә.

     Онытылып басып торам,

     ә син татлы төшеңдә...    (М. Галиев)

Мәшәкатьле чуар урам.

Ялкаугына карлар төшә.

Соры йортлар ышыгыннан,

     Ханым үтә купшыгына

     Урам юеш җепшек кардан.   (М. Галиев)

Тын агачлар кинәт оеп калган

Якты кар фонтаны шикелле

Сөембикә гүя ак калфаклы

      Казан бүген моңсу – сөйкемле.

Сәнгатьле итеп укыгыз. Күп нокталар урынына тиешле сыйфатларны куеп языгыз.

Әллә ничек ... ... көз,

... яфрак шавы тирәмдә.

Куакларда ... карлар

     ... алмалар булып тирбәлә!  (Ш. Галиев)

(Сыйфатлар: тәлгәш-тәлгәш, ак, быелгы, сәер)

Артта ... чирәм озата бара,

     Яулык болгый күктә ... болыт.

     Еракларга елап киткән казлар

     Җырлап кайтыр ... яз булып.    (Ә. Исхаков)

(Сыйфатлар: ак, яшел, нурлы)

... сүз җанны көйдерә,

... сүз сөендерә.

Күптән әйткән ... сүзең

     Бүген дә көендерә.   (Җ. Гарифуллина)

(Сыйфатлар: яман, яман, яхшы)

Мәңгелектән ... җиргә

     Ява гына ... кар...

     Өнме, төшме – аергысыз...

    ... дөнья һаман ...      (Ә. Исхаков)

(Сыйфатлар: ак, яңа, уйчан, ап-ак)

Бирелгән текстны русчага тәрҗемә итегез.

Мин бик йомшак агачлардан саналам. Шушы йомшаклыгым белән дә мин кешеләр тормышында үземә аерым урын алып торам. (Г.Галиев)

Ул яңа гына туган айга шул зәңгәр күк читеннән бик иркен урын бирде һәм аны иртәнгә кадәр шунда дежур итеп тотты. (Г.Галиев)

Йөзен җыерчык каплаган, яңаклары эчкә баткан, түгәрәк кенә ак сакаллы, үткен карашлы бер бабай иде бу. (Г.Галиев)

Урыны-урыны белән кызгылт, урыны-урыны белән аксыл яки саргылт кабыргалы бу биек таулар төньяктан курайлы елга буйлап сузылалар. (Г.Галиев)

 

Асыл һәм нисби сыйфатлар

 

Телебездәге сыйфатларны традицион рәвештә ике төркемчәгә бүлеп йөриләр. Алар бер-берсеннән шактый гына аерылалар.

 

Асыл сыйфатлар

Нисби сыйфатлар

предметның үзенә генә хас булган саф билгесен белдерә.

усал, юаш, юмарт

 

 

 

дәрәҗә формалары күп:

гади дәрәҗә;

чагыштыру дәрәҗәсе;

артыклык дәрәҗәсе;

кимлек дәрәҗәсе.

күп төрле җөмлә кисәк-ләре була ала:

аергыч: Без аяз көнне экскурсиягә бардык.

хәл: Тулай торакта сту-дентлар күңелле яши.

зур күпчелеге – тамыр сыйфатлар, әмма ясалмалары да байтак:

-лы/-ле

-сыз/-сез

-чан/-чән

-лач/-ләч

     -ынкы/-енке

күбесе бик җайлы исемләшә:

   һөнәрле үлмәс, һөнәрсез

   көн күрмәс.

абстракт исемнәр ясый.

предметның икенче бер предметка төрле мөнә-сәбәтеннән килеп чык-кан билгене, нисбәтен белдерә.

өстәлдәге, көндезге, язгы, көзге, кышкы

дәрәҗәләре булмый.

 

 

 

 

гадәттә, аергыч була: өстәлдәге китап төшеп китте;

     сирәк очракларда хәбәр 

     була ала: ишек ачык.

 

гадәттә, ясалма сый-фатлар:

язма эш, күчмә халык, тиңдәш кисәк, атналык программа, урамдагы тавыш, түбәнге кат.

 

 

нисби сыйфатларның кайберләре исемләшә:

     бүлмәдәгеләрнең      кай-

     берләре йокымсырый.

абстракт исемнәр яса-мый.

 

Асыл һәм нисби сыйфатларны билгеләгез.

Шаулап агар язгы сулар.

     Исәрҗылы йомшак җил.

     Яшелләнер урман, киңкырлар.

Иркен сулыш алыр җир.          (С. Урайский)

Өстәлдәге коймакларга карап,

Газиз әнкәмне искә төшердем.

Бормалы озын юллар аша гына

Кайта алуыма бик тиз төшендем.   (Ф.Әюпова)

Очар кошлар инде китсәләр дә,

Туган якларыннан моң алып –

Аларның да һавадагы юлы

Агачларга калган уралып.

Җәйләр үзенең төсен калдырганмы –

Болытларга тулган кызыллык.

Кызыл болытларга сузылып ятып,

Бер аласы килә кызынып.       (Ф.Яруллин)

Рәнҗемим һәм үпкәләмим һич кенә,

     Күрмиләр, дип тәнкыйтьчеләр, түрәләр.

     Шулай була: зур агачны күрмичә,

     Ботактагы бер чыпчыкны күрәләр.      (Ф.Яруллин)

II. Асыл һәм нисби сыйфатлар кертеп, кечкенә хикәя төзегез.

“Алтын көз”;

“Туган як чишмәләре”;

“Әнием – күз нурым”;

“Истәлекле көнем”.

III. Текстны русчага тәрҗемә итегез.

Төнге йолдызлар арасында түгәрәк ай бар дөньяны яктырта.

Авылдагы үзгәрешләрне күреп,

     Мин озак уйланып тордым.

     Киң урамнар тараеп калган,

     Саф сулы чишмәләр кипкән.

Алар җәйге эшләреннән дә исәп-хисап бирсеннәр. Аларның игеннәргә, үсемлекләргә нинди файдалар китерүләренә карап, мин ачык бер фикергә килдем.     (Г.Галиев)

Шулай булса да, безнең әтәч аннан матуррак. Аның башындагы ут кебек янып торган кызыл кикриге генә ни тора! (Г.Галиев)

 

Сыйфат дәрәҗәләре

Сыйфат дәрәҗәләре бер предметтагы билгенең башка предметтагы билгегә карата гадәти нормада (якты), бераз артык (яктырак) яисә күпкә артык (иң якты), яки бераз ким (күксел) булуын белдереп килә. Шуннан чыгып, асыл сыйфатларның гади, чагыштыру, артыклык һәм кимлек дәрәҗәләре билгеләнә.

Гади дәрәҗәнең махсус күрсәткечләре юк, нуль формада кулланыла: ямьле, акыллы, зәңгәр.

Чагыштыру дәрәҗәсенең белдерелү юллары берничә төрле:

а) синтетик форма -рак/-рәк кушымчалары белән белдерелә: зур-рак (йорт), тәмле-рәк (алма);

ә) аналитик форма кушымчалардан башка чагыштыру предметы аша белдерелә: Бу авыл теге авылдан зур.

б) кушымчалар һәм чагыштыру предметы аша белдерелгән форма аналитик-синтетик юл дип атала: Безнең урам сезнең урамнан киң-рәк

Артыклык дәрәҗәсе:

иң, дөм, чем, үтә, җете  дигән көчәйтүче кисәкчәләр ярдәмендә формалаша;

сыйфатның беренче иҗегендә соңгы авазы үзгәреп формалашкан кисәкчәләр дә артыклык дәрәҗәсен белдерә һәм алар сызыкча аша языла: ямь-яшел, кап-кара, сап-сары;

сыйфатлар янында килгән бик, шундый, шулай сүзләре артыклык дәрәҗәсен белдерә: бик яхшы (уку), шундый матур (кыз), шулай матур (яза).

Кимлек дәрәҗәсе, гадәттә, төс һәм тәмне белдерә торган кайбер асыл сыйфатлардан ясала: яшькелт, саргылт, әчкелтем. Шул ук вакытта озынча, кыскача, салкынча, җылымса сүзләре дә сыйфатларның кимлек дәрәҗәсе дип карала.*

Бирелгән сыйфатларны төрле дәрәҗәләрдә языгыз.

Күңелле. Төрле.Калын.Карт. Куе.

Юмарт. Төче.Зәңгәр. Яшь. Авыр.

Ал. Ярлы.Тирән. Эссе. Тырыш.

Җиңел.Сары.Җылы.Коры. Озын.

Сыйфатларның дәрәҗәләрен билгеләгез.

Баллырак. Күксел. Кадерле. Дөм караңгы. Ап-ак.

Иң кечкенә. Салкынча. Мулрак. Әчкелтем. Бик биек.

Яшькелт. Дөм сукыр. Тозлырак. Аксыл. Җылымса.

Яшьрәк. Җете кызыл. Кыска. Тырыш. Саргылт.

Бирелгән җөмләләрне русчага тәрҗемә итегез.

Юк, саесканнан мең тапкыр матуррак безнең әтәч. Ул бервакытта да үзенең чын йөзен яшерми. (Г.Галиев)

Нәкъ шул вакытта капкадан бик ашыгыч адымнар белән ак башлы кара бозау кайтып керә. (Г.Галиев)

Бу таныш апа башына кызгылт яулык бәйләгән, өстенә кып-кыска пәлтә кигән.

Көзнең салкынча көннәрендә дә эшчеләргә озын-озын юллар үтәргә туры килде.

 

Синоним һәм антоним сыйфатлар

I. Синоним, антоним сыйфатларны кертеп, җөмләләр төзегез.

яшь – карт                                 чиста – пычрак

матур – ямьсез                          кечкенә – нәни    

озын – кыска                             белемле – надан

зур – олы                                   язгы – көзге

үткен – үтмәс                             тәмле – тәмсез 

җылы – эссе                               кояшлы – болытлы

ак – кара                                        киң – тар

биек – тәбәнәк                              озын – кыска

эре – вак                                        яшь – карт

туры – кәкре                                 кайнар – кызу 

югары – түбән                           азат – ирекле

ачы – төче                                     тәмле – тәмсез

салкын – җылы                             йомшак – каты

аңлы – белемле                             кызу – эссе

батыр – куркак                             бай – ярлы 

Күп нокталар урынына тиешле сыйфатларны сайлап языгыз.

Узган ел авылга ... генерал кайтты. Киеме дисәң дә киеме! Чалбарында кызыл сызык, погоннары ... алтындыр.

(Сыйфатлар: кара чәчле – ап-ак чәчле, саф – гүзәл)

... эт баласына яисә ... мәче баласына кул күтәрер алдыннан тагын бер кат уйлагыз. Ул да бит сезнең туганыгыз, җандашыгыз. Алар бит безнең дусларыбыз, ... җан ияләре.

(Сыйфатлар: гаепле – гаепсез, ташландык – табылдык, кечкенә – зур)

Бу ... баланы барлык кеше ярата иде. Аның гәүдәсе ... һәм ... . Аның ... йөрәге һәрвакыт әйләнә-тирәдәге кешеләргә ярдәм итү теләге белән яна.

(Сыйфатлар: саф – пакь, акыллы – зирәк, бозылган – төз, нәфис – чиста)

... көннәрнең берсендә иртәдән үк ябалак-ябалак кар ява башлады. ... кояш әкрен генә офыкка якыная бара. Без ... җирләрдән ... тауга күтәрелә башладык.

(Сыйфатлар: кичке – төнге, җәйге – кышкы, юлсыз – юллы, текә -сөзәк )

 Беренче баганадагы сыйфатларга икенче баганадан  синоним сыйфатлар табып языгыз.

акыллы                                 тыйнак

татлы                                    атаклы

күренекле                             зифа

салкын                                  бәләкәй

басынкы                               баллы

ак                                          зирәк

матур                                    суык

кечкенә                                  пакь

сабыр                                    коточкыч

шатлыклы                             усал

эссе                                        кызу

     зур                                         түзем

шәфкатьле                             килбәтсез

куркыныч                              сөенечле

явыз                                       дәү

ямьсез                                    рәхимле

 

Беренче баганадагы сыйфатларга икенче баганадан  антоним сыйфатлар табып языгыз.

 

авыр

     кышкы

аклы

усал

каты

түгәрәк

юан

иртәнге

юаш

нечкә

шакмаклы

кичке

җиңел

каралы

җәйге

йомшак

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

караңгы

      ялгыз

      ачык

      озын

      таныш

      язгы

      карт

      яхшы

парлы

кыска

көзге

яшь

якты

яман

чит

ябык

 

Сыйфат һәм сыйфатланмыш

Сыйфат ачыклап килгән сүз сыйфатланмыш дип атала. Cыйфатланмыш төшеп калганда, сыйфат исемләшә.

Тексттан сыйфатны сыйфатланмышлары белән сайлап язарга.

Олы манарасы җимерелгән,

     Ә кечесе тора – ярарлык...

     Әйләнмәле текә баскычыннан

     Югарыга  менеп карадык.    (Х. Әюпов)

Халык батыр уллар үстерә,

     Зур бурычлар йөкләп өстенә.   

     Җиңү яулап көрәш эчендә

     Батыр уллар халкым үстерә.    (Ш.Галиев)

Олы юлдан шүрләп читкәрәк, кызгылт сыртлы тау итәгенә елышкан икән бу Болгар дигәннәре. Ул моңлы бер урамны хәтерләтте миңа.                                                      (Д.Зөбәерова)

Мин гаиләбезнең иң кадерле истәлекләре саклана торган чемоданны ачтым. Һәм дәфтәр битенә төрелгән кулъяулыкны  алып  карадым. Зәңгәр читле  ак  кулъяулык. Минем туган көнемнең бердәнбер бүләге бит ул.                                                                   (Н. Әхмәдиев)

II. Күп нокталар урынына тиешле сыйфатланмышларны куеп языгыз.

Җәйге ... артык кыскамы, әллә озак очканбызмы, таң нурлары  сызыла башлады.  Алар  башта   һавадагы  ак  ...ны кытыкларга керештеләр. Җирдә чакта ул ак ... гаҗәеп биек күренәләр иде. (Н. Әхмәдиев)

(Сыйфатланмышлар: болытлар, төн, болытлар)

Язгы ... белән кабарган вак ... көймә кырыенда  чайкала. Иртәнге ... әкренләп  күтәрелә  бара. Җәйге көчле ...дан соң чалт аяз ... башланды.

(Сыйфатланмышлар: томан, дулкыннар, яңгырлар, җил, көннәр)

Җәйнең матур ...ендә  Казанда һәм авылларда халык мәйданнарга чыгар. Колга башларында чиккән сөлгеләр, ал ..., ..., төрле  бүләкләр  чуарланып торыр. (Сыйфатланмышлар: яулыклар, көннәр, ефәкләр)

Шофер, очасың җил кебек,

Ак ... калалар җилпенеп.

Кырлар тыңлый синең

Дәртле ...ыңны,

Кыскарт тизрәк барыр

Ерак ...ыңны.    (И. Юзеев) (Сыйфатланмышлар: җырлар, юллар, каеннар)

Текстны русчага тәрҗемә итегез.

Инде көтү дә куылды, өйдәгеләр дә эшкә китеп беттеләр, иртәнге сөт тә әзерләп куелды.     (Г.Галиев)

Мин бик яшь булганмын. Ә бит яшь кеше тиз бөгелә.  (Г.Галиев)

Стена буенда бик күп кечкенә-кечкенә капчыклар өелгән. Аларның иң кечкенәсенә карандаш белән колхоз исеме язылган.  (Г.Галиев)

Теге абзыйларның эшләре безнекеннән катлаулырак. Аларның ак мыеклысы минем әтием була.

Сыйфатларга морфологик анализ ясау

Сыйфатларга үрнәктәгечә морфологик анализ ясагыз.

Үрнәк: Көчлекешедәнкурыкма,, үчледәнкурык. (Мәкаль)

Көчле(кеше) – сыйфат, асыл сыйфат, ясалма сыйфат, гади дәрәҗәдә, сыйфатланмышы кешедән сүзе, җөмләдә аергыч.

Үчледән – исемләшкән сыйфат, берлек санда, тартым белән төрләнмәгән, чыгыш килешендә, җөмләдә тәмамлык.

Малайлар үрелделәр

Иң эре җиләкләргә.

Учлап-учлап тутырдылар

Муенлы чүлмәкләргә.   (Н.Әхмәдиев)

Мин бик гүзәл тигәнәк,

Миңа куна күбәләк;

Бал кортлары, шөпшәләр –

Минем шаян күршеләр.    (Н.Әхмәдиев)

Чикерткә авыз ерган,

Якты кояш та көлә.

Аллы-гөлле чәчәкләр

Ләйләнең күлмәгендә.   (Н.Әхмәдиев)

 

“Сыйфат” темасына тест№1

Сыйфат нинди сүз төркеменә керә?

а) бәйләгеч сүз төркеменә;

ә) модаль сүз төркеменә;

б) мөстәкыйльсүз төркеменә.

Сыйфат лексик-грамматик яктан нәрсәне белдерә?

а) предметны;

ә) эш-хәрәкәтне;

б) предметның билгесен.

Сыйфатның дәрәҗәсен билгеләгез.

Кызыл туп, шаян кыз, асыл зат, кояшлы көн, ачык дәрес.

а) гади;              ә) чагыштыру;               б) артыклык;

Сыйфат дәрәҗәләрен билгеләгез.

Дөм сукыр кеше, иң матур җыр, нык салкын көн, кап-кара яулык, тип-тигез юл.

а) чагыштыру;         ә) артыклык;            б) кимлек.

Сыйфат дәрәҗәләрен билгеләгез.

Көчлерәк яу, затлырак кием, кояшлырак көн, ачыграк төс, ямьлерәк вакыт.

а) гади;          ә) чагыштыру;         б)кимлек.

Сыйфат җөмләнең нинди кисәге булып килгән?

Шундый гүзәл төбәктә туып үскән кеше җырчы да, шагыйрь дә булмасын имеш. (Ә.Исхаков)

а) хәбәр;         ә) хәл;             б) аергыч.

Сыйфатлар җөмләнең нинди кисәге булып килгән?

Күк йөзе ачык. Һава саф. Табигать искиткеч матур бездә. (М.Галиев)

а)аергыч;             

ә) хәбәр;               

б) тәмамлык.

Сыйфат җөмләнең нинди кисәге булып килгән?

Якташларым...

Якты елмаясыз,

Эшләрегез мактауга лаек.     (М.Галиев)

а) хәл;            

ә) тәмамлык;              

б) хәбәр.

Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

а) кем? нәрсә?

ә) ничек? кайда? кайчан?

б) нинди? кайсы? кайдагы?

Сыйфатларның ясалышы ягыннан төрләрен күрсәтегез.

Ак чәчәк, зифа каеннар, тырыш укучы, озын гомер.

а) тамыр;              

ә) ясалма;           

б) кушма.

Сыйфатларның ясалышы ягыннан төрләрен күрсәтегез.

Аллы-гөлле чәчәкләр, ап-ак кар, очсыз-кырыйсыз юл, бала-чагалы гаилә.

а) тамыр;               ә) ясалма;               б) кушма.

Сыйфатларның ясалышы ягыннан төрләрен күрсәтегез.

Салкынча көн, зәңгәрсу күк, әчкелт тәм, аксыл кием.

а) кушма;          

ә) тамыр;          

б) ясалма

Бу нинди сыйфатлар?

Суык, салкын; чыдам, сабыр; саф, чиста; ирекле, азат.

а) антоним;             

ә) синоним;           

б) омоним.

Тест №2* 

Сыйфатлар нәрсәне белдерә?

а) эшнең билгесен;

ә) предметның билгесен;

б) билгенең билгесен.

Сыйфат дәрәҗәләре ничә төрле була?

а) 2;

ә) 3;

б) 4.

Сыйфат ачыклаган исем ничек дип атала?

а) сыйфатланмыш;

ә) саналмыш;

б) аныкланмыш.

Сыйфатланмышы төшеп калган сыйфатлар нишли?

а) исемгә күчә;

ә) исемләшә;

б) исемләшми.

Сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килә?

а) ия;

ә) тәмамлык;

б) аергыч, хәл, хәбәр.

Исемләшкән сыйфатлар нинди җөмлә кисәге була?

а) баш кисәкләр генә;

ә) иярчен кисәкләр генә;

б) төрле җөмлә кисәкләре.

Тәмле, күркәм, батыр, сүзчән, сизгер сүзләре нинди сүз төркеменә керә?

а) асыл сыйфатлар;

ә) нисби сыйфатлар;

б) исемнәр.

Тиңдәш (кисәк), язма (эш), атналык (расписание) сүзләре нинди сүз төркеменә керә?

а) исемнәр;

     ә) нисби сыйфатлар;

     б) асыл сыйфатлар.

Әче, күк, кызыл, яшел, ал сыйфатларыннан кимлек дәрәҗәсе ясаламы?

     а) ясала;

     ә) ясалмый;

     б) кайберләреннән ясала.

Бүген көн бик кояшлы түгел җөмләсендәге билгеләнгән сүзнинди җөмләкисәгебулып килгән?

а) хәл;

ә) аергыч;

б) хәбәр.

Кызлар сәхнәдә матур биеделәрҗөмләсендәге билгеләнгән сүз нинди җөмлә кисәге булып килгән?

а) аергыч;

ә) хәл;

б) хәбәр.

 

Дәрес эшкәртмәсе 

Тема. “Сыйфат” темасы буенча гомумиләштерү дәресе. 

Максат. 1. Алган белемнәребезне ныгыту. Укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.

2. Мөстәкыйль эшләү һәм язу күнекмәләрен үстерү.

3. Халык авыз иҗатына һәм кешеләргә карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: такта, дәреслек, таблица, карточкалар.

Дәрес төре: өйрәнелгән материалны системага салу, гомумиләштерү.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше.

Исәнләшү. Укучыларны дәрескә кабул итү.

Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, саумысез!

Хәерле иртә, балалар!

Имин үтсен көнегез!

Кәефләрегез ничек соң?

Кояшлы иртә кебек

Тукай телен, анам телен өйрәнергә дип килдек.

II. Өй эшенең үтәлешен тикшерү.

“Дәвам ит” уены. Мәкальләр әйтелә башлый, укучылар дәвам итә.

Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы.

Яңа дустым булды дип, иске дусны ташлама.

Эшле кешегә вакыт җитми,

Эшсез кешенең көне үтми.

 Мәкальләргә аңлатма бирергә, сыйфатларны табарга, сорау куярга.

III. Ребус чишү. (Алдан ук “Сыйфат” сүзе килеп чыгарлык итеп ребус төзелә.) Дәреснең темасын әйттерү. Укытучы дәрес темасы һәм максаты белән таныштыра.

IV. Алган белемнәрне ныгыту.

1. Сыйфат турында белемнәрне искә төшерү.

а) Нәрсә ул сыйфат? (Сыйфат – ул сүз төркеме).

ә) Сыйфат нәрсәне белдерә? (Сыйфат предметның билге-сен белдерә).

б) Сыйфатның сораулары. (Сыйфат нинди? кайсы? кайдагы? сорауларына җавап бирә).

2. Грамматик уен. “Сыйфат һәм исемнән торган сүзтез-мәләрне кем күбрәк әйтә?” уены.

        Уенның барышы. Тактага баганалап исемнәр язылган, укучылар алар алдына сыйфатлар куеп язалар. Эшне  алдан тәмамлаган рәт җиңүче була.

I рәт                                                   II рәт

    ...кул                                                       ...агач

    ...дәрес                                                    ...җил

    ...сыйныф                                               ...үлән

    ...кояш                                                    ...укучы

    ...малай                                                   ...дәфтәр

Нәтиҗә: кагыйдәне тулысынча әйттерү.

3. Сыйфат дәрәҗәләрен билгеләү.

а) Татар телендә ничә дәрәҗә бар? (Гади, чагыштыру, артыклык, кимлек). Мисаллар китерү. Тактада эш. Сары-сарырак – сап-сары – саргылт.

б) Белемне дәлилләү.

Яшел яфрак һәм кызыл түгәрәк сүзтезмәләрендә сыйфатларны дәрәҗәләрдә куеп күрсәтү.

4. Физкультминутка.

                Җил безнең йөзгә исә,

                Агачларны селкетә.

                Җил әкрен-әкрен исә,

                Агачлар һаман да үсә.

 

                1 – 2 – 3

                Форточканы ач,

                Парталарны сөрт,

                Чиста һава керт.

5. Һәр юлдагы артык сүзне тап, астына сыз.

Яшел, зәңгәр, яшелләнә, кара, ак.

Сары, кызгылт, кар, ямь-яшел.

Зәңгәр, алсу, кайт, аграк, кып-кызыл.

6. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп языгыз.

Алтын, китте, көз, үтеп.

Буранлы, килде, кыш, салкын.

7. Төбәк компоненты. Сыйфатларны табарга.

Әле яңгыр, әле кар ява

Кояшлы көн көтеп арыдым.

Түземлегем җитте соң чигенә

Юеш чаганнарга сарылдым.

(Нур Әхмәдиев. “Сөялдем чаганнарга”).

V. Өй эше. Иҗади бирем. (II вариантта)

1. Тактага тәртипсез рәвештә шигырь бирелгән.

Кра аяв пенрие әнке,                     (Кар ява иренеп кенә,

Уб елә ныңшык меала.                  Бу әле кышның малае.

Ка скллаыа, лиҗ-брауныл            Ак сакаллы җил- буранлы

Шык бабае рба елә.                       Кыш бабае бар әле.)

2. Шигырь килеп чыксын өчен, юлларны нинди тәртиптә

язарга кирәк?

Тектем чалбар. Мыегын    (Бәйрәм бүләге итеп,

Мәчемә алдым итек.          Мәчемә алдым итек.

Тарадым матур итеп.         Тектем чалбар. Мыегын

Бәйрәм бүләге итеп,          Тарадым матур итеп.)

 

VI. Дәрескә йомгак

1. Тест.

1) Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

а) ничек? 

ә) нишли? 

б) нинди?

2) Сыйфат нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен;

ә) предметның эшен;

б) эш яки хәлнең билгесен.

3) Бу сыйфатларның кайсысы характерны белдерә?

а) көләч;

ә) озын;

б) җилле.

4) Түбәндәге җөмләләрнең кайсысы дөрес?

а) сыйфат – җөмлә кисәге;

ә) сыйфат – сүз төркеме.

5) Кайсы дәрәҗәдәге сыйфатларга -рак, -рәк кушымчала-ры ялгана?

а) гади;

ә) кимлек;

б) чагыштыру.

6) Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатны табыгыз.

а) күгелҗем;

ә) түм-түгәрәк;

б) яктыра.

 

2. Дәрес Хәләф Гардановның “Рәхмәт сезгә – барыгызга” дигән шигырен уку белән тәмамлана.

Рәхмәт сиңа, җылы кояш,

Якты нурлар сибәсең.

Рәхмәт сиңа, кара туфрак,

Көзгә байлык бирәсең.

                     Рәхмәт сезгә, әти-әни,

                     Иркәлисез, сөясез.

                     Рәхмәт сезгә, туганнарым,

                     Безгә ярдәм итәсез.

Рәхмәт, укытучылар,

Безгә дәрес бирәсез.

Рәхмәт сезгә, иптәшләрем,

Шатланышып киләсез.

 

3. Билге кую.



кара: Ч.М.Харисова. Хәзерге татар әдәби теле морфологиясеннән лекцияләр. – Казан: ТДГПУ, 2006. – Б. 39-40

кара: Ч.М.Харисова. Хәзерге татар әдәби теленең морфологиясеннән лекцияләр. – Казан: ТДГПУ, 2006. – Б. 43-44.

кара: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. – Казан: “Яңалиф”, 2006. – Б. 52-54

 

 

Скачать

kashapovy-fanuza-anvarovna-i-firyuza-ilshatovna.rar [70,95 Kb] (cкачиваний: 84)

 


Комментарии пользователей /0/
Комментариев нет...
Информация
Посетители, находящиеся в группе Гости, не могут оставлять комментарии к данной публикации.
Наши услуги



Мы в соц. сетях

    Персональные сообщения